Бүген Алексеевск районы мәгариф хезәткәрләренең август киңәшмәсе 3 нче “Әтәчкәй” балалар бакчасы ачылудан башланды. Йомгаклау педагогик конференциясе кысаларында районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов һәм ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова килде.
Капиталь ремонттан соң үзгәреп киткән балалар бакчасында мәртәбәле кунакларны матур иҗади презентация белән 3 нче “Әтәчкәй” балалар бакчасына йөрүче балалар каршы алды. Республика, Сергей Демидов йөзендә район җитәкчелегенә, төзүчеләргә һәм химаячеләргә педагоглар, ата-аналар, шулай ук балалар бакчасы мөдирәсе Любовь Матвеева рәхмәт әйтте.
Аннары делегация балалар белән бергә педагоглар әзерләгән казанышларның секция күргәзмәсе белән танышты. 3 нче Алексеевск урта мәктәбенең робот техникасы хәрәкәтендә катнашучылар, Алексеевск балалар сәнгать мәктәбенең иҗат коллективлары үз эшләренең җимешләрен тәкъдим иттеләр. Кунакларны актив үсүче патриотик юнәлеш белән Биләрдәге "Яшьармияче” хәрби-патриотик клубына йөрүчеләр таныштырды. Күргәзмә экспозициясендә аерым игътибар Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасына бирелде.
Август педагогик конференциясе кысаларында узган уку елында район мәгариф системасының төп казанышлары тикшерелде, киләчәккә эш планнары яңгырады.
Людмила Ногманова үзенең чыгышында дәүләт һәм республика педагогик проектларын гамәлгә ашыру, тәҗрибә уртаклашу системасын камилләштерү һәм квалификацияне күтәрү турында сөйләде. Людмила Николаевна мөһим аспект итеп кадрларны педагогик аттестацияләүнең мөһимлеген, шулай ук укытучыларның һөнәри үсешен аерып күрсәтте.
- Министрлык республика мәктәпләренә традицион рейтинг үткәрмәде. Ләкин шуңа да карамастан, белем бирү сыйфатының мониторинг системасы елдан-ел камилләшә бара. Сезнең районда белем бирүнең сыйфат күрсәткечләрен яхшырту турында сөйләгәндә аеруча да район үзәгенең 1 нче мәктәбен тәмамлаган Екатерина Балялинаны билгеләп үтәсе килә, ул химия буенча БДИны 100 баллга тапшырды, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, - ә менә олимпиада хәрәкәтендә эшне көчәйтергә кирәк. Бу республика фән олимпиадалары призерлары булмау белән раслана.
- Безнең максат – белем бирү системасының сыйфат күрсәткечләрен күтәрү. Алда торган елда район мәктәпләренә генә түгел, ә бәлки Алексеевск аграр колледжына (киләчәктә – ресурс үзәге) да зур өметләр баглыйбыз. Без район мәгариф системасын үстерү һәм аңа ярдәм итүнең дүртеллык программасын эшләдек. Без педагогларыбызга, мәктәп администрацияләренә нәтиҗәләрен һәм күрсәткечләрен көн саен яхшыртуга омтылуларында бөтен чаралар белән булышырга әзер. Без, хөрмәтле педагоглар, сезгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәләребез – балаларыбызны ышанып тапшырабыз. Яшь гражданнарга нәкъ менә сез беренче шәфкатьлелек, әхлаклылык, мәдәниятлелек орлыклары саласыз. Районның, республиканың, илнең киләчәге күбесенчә сезнең хезмәтегезгә бәйле. Сезгә уңышлар телим. Якынлашып килүче Белем көне белән котлыйм, - диде район җитәкчесе Сергей Демидов. Август конференциясе бигрәк тә аерылып торган педагогларга грамоталар, Рәхмәт хатлары, шулай ук күкрәккә тага торган билгеләр тапшыру белән тәмамланды.