Алексеевск районы җитәкчесе Сергей Демидов Татарстан Республикасы көне һәм бистәбезнең 310 еллыгы белән котлый

2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

Бу бәйрәм үз республикасын, үзенең кече ватанын яратучы, тарихының данлы сәхифәләре, гаять дәрәҗәдә бай рухи һәм мәдәни мирасы белән горурланучы бөтен кешегә кадерле.   Илнең иң нык үскән һәм уңышлы төбәкләреннән берсендә яшәвебез һәм эшләвебез белән бәхетле без.

Татарстан Республикасы югары икътисад дәрәҗәсе, сәнәгате, мәдәнияте һәм социаль программаларны гамәлгә ашыруы буенча алдынгылар арасына керә. Уртак тырышлык белән без бистәбезне матур  килеш саклыйбыз, аны кызыклы һәм күркәм итәбез. Сезгә, кадерле алексеевскилылар, хезмәтегез һәм кече ватаныбызның иминлеге турында кайгыртучанлык күрсәтүегез өчен зур рәхмәт.

Энергиягез, эш сөючәнлегегез, иҗади һәм интеллектуаль потенциалыгыз бистәбезнең тагын да чәчәк атуына хезмәт итәчәк. Мин ышанам: районыбыз һәм республикабыз хакына уртак иҗади эшегез уңышлы хезмәт итү һәм үсү нигезе булачак. Районыбызның һәр кешесенә сәламәтлек,  бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International