ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

 Россия почтасы 14000 почтальонны мобиль  почта-касса терминаллары белән тәэмин итте. Хәзер клиентлар  өйдә торып шактый финанс хезмәтләре алачаклар. 

26 сентябрь көнне иртәнге 8 дән 12 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе территориаль бүлекләрдә шәхси торак төзелеше һәм бакча объектларына хокукларны рәсмиләштерү өлкәсендә законнарны үзгәртү мәсьәләләренә багышланган бердәм "кайнар линия көне" үткәрәчәк.

21 сентябрьдә Лебедино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Тюкарев хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск  районының Лебедино авылы кешесе Васильева Тамара Кузминичнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы Сергей Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырды.

 

Сентябрьнең 23 көнендә  Татарстан  юлларында 20 җәяүле якты дөнья белән  хушлашкан. Җәяүлеләрнең  юл буйлап транспорт агымы уңаена барулары һәм тиешсез урыннан юлны аркылы чыгулары кеше таптатуның төп сәбәпләре булып торалар. Бу хакта матбугат конференциядә республика  дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе     Ленар Габдрахманов сөйләде.

 


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Алексеевск районында академик Александр Арбузовның туганнары: хатыны Стелла Леонидовна һәм Канаданың  Торонто шәһәрендә яшәүче ике туган энесе   Михаил Юрьевич Торопов белән академик, биохимия фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы биохимия институты директоры  Александр Николаевич Гречкин   булып китте.

Конкурсның «МастерОк», «Балачак йолдызлары» конкурсларының финал этапларында һәм Татарстан Республикасыннан “Идел буеның спорт олимпы” спартакиадасында Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай һәм Минзәлә балалар йортлары тәрбияләнүчеләре катнаша. Гаиләләрнең “Идел буеның спорт олимпы-2018” округ конкурсында Татарстан намусын Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Нурлат  авылыннан Миңнуллиннар-Латыйповлар гаиләсе яклый.

2018 елның 24 сентябрендә ЮХИДИ Идарәсендә “ Җәяүлеләр катнашында аварияләр. Татарстан Республикасында  Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы (24 сентябрьдән 28 енә кадәр)”  темасына матбугат конференциясе  булачак.

 

2018 елның 24 сентябренә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм  иртән томан, көндез яшен һәм көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка авышучан секундына 15-17 метрга кадәр тизлектә җил.


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

Эшләүче пенсионер агымдагы ел  азагына кадәр эштән китмәсә, ул элек булган бөтен  индексацияләр исәпкә алынмаган пенсия алачак, дигән ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлде.Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм мошенниклар ятьмәсенә  эләкмәскә чакыра. “Гамәлдәге законнар нигезендә хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер ул эшләгән чордагы барлык индексацияләрне  исәпкә алып, пенсиясен тулы күләмдә алачак”, – диде Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Татарстанда мәктәп укучылары арасында “IT-чемпион” конкурсы старт алды.  Конкурста яшь катнашучыларның төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкәннәрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервислардан актив файдалануга һәм шуның белән бергә  максималь санда приз баллары эшләүгә  җәлеп итү. Конкурс  ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы тарафыннан ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәп укучыларында сан күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер грамоталылыгын күтәрү максатында үткәрелә.

Конкурс ике этапта: 2018 елның 18 сентябреннән 30 ноябренә кадәр, 2019 елның 1 февраленнән 30 апреленә кадәр узачак. Конкурсның һәр этабы  йомгаклары буенча һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында 3 әр  җиңүче билгеләнәчәк, аларга приз итеп смартфоннар тапшырылачак. Аерым номинация сыйныфы аеруча күп балл җыйган иң актив сыйныф җитәкчеләре өчен оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International