Уку елы башында балигь булмаганнар арасында җинаятьчелекне булдырмауга аерым игътибар бирелә. Алексеевск районының хокук саклау органнары вәкилләре мәктәп укучылары белән очраштылар.
Район үзәгенең 3 нче мәктәбендә урнашкан Алексеевск бадминтонны үстерү үзәге үзендә “ТРның бадминтон өметләре”н – үзәк лиганы кабул итте.
Узган ялларда, 22-23 сентябрьдә, районда да, республикабызның башка почмакларында да берничә спорт чарасы булып узды. Якташларыбыз спорт бәйгеләрендә актив катнаштылар.
5 октябрьдә иртәнге 10 да район мәдәният йортында түбәндәге мәсьәләләр буенча өлкән яшьтәге кешеләрне кабул итү булачак:
2 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән Өлкәннәр көненә багышланган халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү булачак
Начар метеорологик күренешләр:
2018 елның 28 сентябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 18 метрга кадәр) тизлектә көчле җил.
Сезне Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концертына чакырабыз, ул 1 октябрьдә көндезге 20 дә район мәдәният йортында булачак.
Сезне үзләренең якты номерлары белән үзешчән сәнгать артистлары сөендерәчәк. Шулай ук концерт кысаларында “алтын парлар” сәламләнәчәк. Килегез!
Капиталь ремонт
«Стройдорсервис+» оешмасы Алексеевск үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе һәм балалар поликлиникасы биналарын капиталь ремонтлауны дәвам иттерә. Шул ук подрядчы район үзәгенең Есенин, Набережная һәм Космонавтлар урамнарындагы торак өйләрне ремонтлауны төгәлләп килә. Шулай ук Зур Полянкада “Алексеевск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесен ремонтлау да төгәлләнеп килә. “Җәмәгать киңлекләрен үстерү” программасы буенча эшләр өчтән бер өлешкә үтәлгән. Сүз озак көтелгән яр буйлары турында.
Алексеевскилылар куркытып акча алу яки башка коррупция элементлары турында хәбәр итә алалар.
Мәсәлән, алексеевскилыларның бу хакта “кайнар линия” телефоннары буенча хәбәр итү мөмкинлекләре барлыкка килде: 2-43-49 – район прокуратурасы, 2-43-98 – РФ ЭЭМның Алексеевск районы буенча бүлеге, 2-55-00 – район Советы.
Шулай ук “Хәбәрдарлык әрҗәләре”ннән файдаланырга да була, алар җәмәгать урыннарында урнашкан.
“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашуга хокукларының төп гарантияләре турында”гы 12 июнь, 2002 ел, 67-ФЗ санлы Федераль законның 15 нче маддәсе, Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның төп принциплары турында”гы октябрь, 2003 ел, 31-ФЗ санлы Федераль законның 22, 56 нчы маддәләре, “Татарстан Республикасы референдумы турында”гы 9 август, 2003 ел, 33-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы законының 15 нче маддәсе, “Җирле референдум турында”гы 24 март, 2004 ел, 23-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы Законының 18 нче маддәсе, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы авыл җирлекләре Уставларының 11 нче маддәсе нигезендә Алексеевск шәһәр җирлеге, Биләр, Зур Полянка, Зур Тигәнәле, Бутлеровка, Войкино, Зирекле, Кыркүл, Көрнәле, Лебедино, Лебяжье, Левашево, Майна, Урманасты Шунталысы, Родники, Ромодан, Сахаровка, Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Ялкын авыл җирлекләренең вәкаләтле органнары 2018 елның18 ноябрендә алда санап кителгән җирлекләрдә яшәүче гражданнарга үзара салып кертү мәсьәләсе буенча референдум үткәрү турында карар кабул иттеләр. Кабул ителгән карарлар белән интернет челтәренең Алексеевск муниципаль районы сайтында (Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы) танышырга мөмкин.