ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 29 гыйнварында Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы  Ә.Х.Зәйнуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Е.А.Хәмзина, район ветераннар Советы рәисе Е.С.Макарихина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Урта Тигәнәле авылы кешесе Әмиров Шәрифулла Нигъмәт улын  90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы С.А Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

4 февральдә  көндезге 2 дә район мәдәният йортында Алексеевск муниципаль районы Советының  утызынчы утырышы булачак.

 

  4 сыйныф укучысы Виктор Мальцев кәгазьдән ясалган самолетны иң зур ераклыкка очыру буенча Татарстан Республикасының яңа рекордын куйды.

23 гыйнварда Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбенең 1 нче сыйныфында “Кышкы чорда юлларда балаларның куркынычсызлыгы” дигән темага чара булып узды.

- ЮХИДИ штрафларын вакытында түләргә кирәк. РФ юл хәрәкәте  кагыйдәләрен бозган өчен  салынган штрафлар турында мәгълүматны оператив төстә алу өчен электрон почта ярдәмендә шәхси адреска административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча  карарларны вакытында алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.

 2018 елда Ялкын авыл мәдәният йорты Красноярск шәһәрендә  “Минем горурлыгым – Россия!” милли яшьләр патриотик конкурсында онлайн режимда катнашты.

 Алексеевскилыларның  формаль булмаган эшчәнлек, формаль булмаган хезмәт хакы түләү   фактлары турында “Соры хезмәт базары” юнәлеше буенча Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать итү ярдәмендә хәбәр итү мөмкинлеге бар.

  

Алексеевск районының мәдәният хезмәткәрләре Анна Трошина хөрмәтенә концерт куйдылар. 

Лебедино авыл җирлеге  районнар һәм җирлекләр арасында иң  яхшы Яңа ел чарасына һәм 2019 елда  Яңа ел чыршысын бәйрәмчә бизәүгә  ел саен үткәрелә торган республика конкурсы  призеры булды.

Бөтенроссия студентлар көнен бәйрәм итү кысаларында уку йортында  III студентлар форумы: “Колледжның яшьләр сәясәте: максатлы фараз итү һәм нәтиҗәләрне бәяләү” дигән чара булып узды. Студентлар активы үз юнәлешләрен җәмәгать һәм  уку эшчәнлегендә тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International