Якташыбыз юбилее

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

 

2019 елның 29 гыйнварында Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы  Ә.Х.Зәйнуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Е.А.Хәмзина, район ветераннар Советы рәисе Е.С.Макарихина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Урта Тигәнәле авылы кешесе Әмиров Шәрифулла Нигъмәт улын  90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы С.А Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

 Әмиров Шәрифулла Нигъмәт улы  ишле гаиләдә  өченче бала булып дөньяга килә. Сугыш вакытында  Шәрифулла Нигъмәт улы   колхозда төрле эшләрдә эшли. 1947 елның сентябрендә Кемерово  өлкәсенә укырга китә, анда  столяр белгечлеге алып, шунда өч ел эшли. Аннары 1954 елда туган якларына кайта, үз авылының   Миңгаян Зәйдулла кызына өйләнә. Алар бергәләп дүрт бала (өч малай һәм бер кыз) тәрбияләп үстерәләр.

Шәрифулла Нигъмәт улы  гомере буе колхозда эшли. Хәзерге вакытта ул хатыны һәм улы белән яши. Алты оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International