Куркынычсызлык балалар күзлегеннән

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

23 гыйнварда Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбенең 1 нче сыйныфында “Кышкы чорда юлларда балаларның куркынычсызлыгы” дигән темага чара булып узды. Укучылар белән әңгәмәне Алексеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең  ЮХИДИ бүлекчәсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторы полициянең кече лейтенанты Татьяна Плотникова һәм Чистай дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы Светлана Сидорова үткәрде.

- Беренче сыйныф укучыларына  балаларның юлларда үзләрен куркынычсыз тотуы, тәүлекнең караңгы вакытында ут кайтаргыч элементлар куллануның файдасы турында сөйләделәр. Кунаклар  балалар белән юлларда алар белән булырга мөмкин төрле хәлләр  турында фикер алыштылар, - дип хәбәр итте ЮХИДИның Алексеевск бүлекчәсе начальнигы Илфат Җаббаров.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International