Анны Трошина бенефисы

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

 

Алексеевск районының мәдәният хезмәткәрләре Анна Трошина хөрмәтенә концерт куйдылар. Алар мәдәният бүлеге начальнигы, бүлекне чирек гасыр җитәкләгән Анна Васильевна Трошинаны лаеклы ялга шулай озаттылар.  

 Аның исеменә рәхмәт сүзләре белән хезмәттәшләре чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин Анна Васильевнага бергәләп нәтиҗәле эшләгән еллары өчен рәхмәт әйтте.

 Мәдәният бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Артур Соловьев район территориясендә  халык мәдәниятен саклап калуга  аның зур өлешен билгеләп үтте.  Анна Васильевна, үз чиратында,   яңа бүлек начальнигына символик ачкычны тапшырып, хезмәттәшләренә рәхмәт әйтте һәм  халык мәдәниятен саклауларын һәм арттыруларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International