Алексеевскилылар рекордлар куя

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

 

 

  4 сыйныф укучысы Виктор Мальцев кәгазьдән ясалган самолетны иң зур ераклыкка очыру буенча Татарстан Республикасының яңа рекордын куйды.

23 гыйнварда Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта мәктәбендә узган очыргыч аппаратлар буенча ярышларда әлеге мәктәпнең 60 тан артык укучысы катнашты. Ярышлар Михаил Девятаев исемендәге бишенче төбәкара чемпионат алдыннан булды, аны Казан шәһәренең Мавыктыргыч фән һәм техника йорты   оештырды.

Бу малай ярышка кәгазь самолет ясап килде, әлеге эш укучыларга өйгә бирелгән бирем иде. Виктор үз самолетын 19 метрга очырды. Самолет очыруның соңгы рекорды 17 метр тәшкил итте.

 Балалар ярышларда “Ераклыкка”, “Төгәллеккә” һәм “Гадәти булмаган самолет” дигән  өч номинациядә катнаштылар.

“Ераклыкка” номинациясендә 1 нче урынны  Виктор Мальцев (4 нче сыйныф), 2 нче урынны - Әмирхан Закиров (5 нче сыйныф), 3  нче урынны Данила Федоров (3 нче сыйныф) алды.

 “Төгәллеккә”дә 1 нче урында - Дарья Крашенинникова (3  нче сыйныф), 2 нче урында - Данил Федоров (3 нче сыйныф), 3 нче урында - Дарья Уфимцева (3 нче сыйныф).

«Гадәти булмаган самолет»: 1 нче урын - Анна Парамонова (5 нче сыйныф), 2 нче урын - Данил Хафизов (2 нче сыйныф), 3 нче урын - Дарья Крашенинникова (3 нче сыйныф).

Җиңүчеләр оештыручылардан грамоталар һәм призлар, шулай ук  Казан шәһәрендәге мавыктыргыч фән һәм техника йортына экскурсиягә бушлай чакырулар, төбәкара чемпионатта катнашуга юлламалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International