Яшь талантлар

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

 2018 елда Ялкын авыл мәдәният йорты Красноярск шәһәрендә  “Минем горурлыгым – Россия!” милли яшьләр патриотик конкурсында онлайн режимда катнашты. Әлеге конкурста катнашу өчен без Диана Назарованың эшен җибәрдек. Диана рәсем ясарга бик ярата, бу – аның яраткан хоббие. Диана “Рәсем” номинациясендә ике сайлап алу турын узды һәм күп кенә сайлап алу турларын узып,  конкурсның йомгаклау этабында җиңүче булды. Аңа 2 нче дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды. Без  Диананы җиңүе белән котлыйбыз һәм иҗатында тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез, - диде Ялкын авыл мәдәният йортының мәдәният  хезмәткәрләре Любовь һәм Валерий Илюшиннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International