ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 10 апрелендә Юеш Көрнәле урта мәктәбе базасында “Мәктәп укучыларының мәгълүмати мәдәниятен һәм укуга кызыксынуын үстерү буенча мәктәп китапханәсенең эше” темасы буенча мәктәп китапханәләре район методик берләшмәсенең семинары булып узды
Ял көннәрендә район үзәгенең Салих Баттал урамында урнашкан дендропаркы территориясендә өмә булып узды
“Дан” орденнарының тулы кавалеры Михаил Шляпников исемендәге “Яшьармияче” клубы әгъзалары дүрт  көн буена армия шартларында яшәделәр. Алар солдат тормышының барлык “күркәмлек”ләрен татып кына калмадылар, ә бәлки күп кенә хәрби операцияләрдә дә катнаштылар. Дөрес, уен формасында, ләкин барысы да чын операцияләрдәгечә булганны, дошманны, патроннарны һәм грамоталарны исәпкә алмасаң. Ә иң мөһиме – егетләр район намусын лаеклы яклап, “копилка”га тагын призлы урыннар өстәделәр.

Дүшәмбе көнне, 21 апрельдә, “Родина” колхозы базасында район башлыгы Владимир Козонков катнашында күчмә семинар-киңәшмә үткәрелде.

20 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасында  янгынга каршы режим игълан ителде

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 18 апрелендә 2нче “Куянкай” Алексеевск балалар бакчасы базасында “Укыту-методик комплекс. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен формалаштыру” дигән зона семинары булып узды. Семинарда  Татарстан Республикасының күрше районнарыннан татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр актив катнашты.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Мәгълүм булганча, колледж үз укытучыларының профессионализмы һәм талантлы яшьләре белән генә түгел, ә бәлки әле тагын ныклы дуслыгы һәм көчле группачылыгы белән дә данлыклы. Нәкъ менә шуңа күрә алар районыбызда прогресс локомотивы һәм барлык белем бирү учреждениеләренең эталоны булып торалар. 17 апрельдә Алексеевск аграр колледжы студентлары барысы бергәләп теләсә нинди матур башлангычларны якларга әзер торуларын күрсәттеләр. Алар һәрчак алда барырга һәм халыкка яхшылык кына эшләргә әзерләр. Студентларның эш-гамәлләре күренмичә калмас һәм аларны башкалар да эләктереп алырлар, дип ышанабыз.
18 апрельдә Алексеевск район Советының ХХХ утырышы булды. Утырышлар залына район Советы депутатлары, җирлек башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Шулай ук сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алексей Демидов һәм 2нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Альмир Абашеев та катнашты.
Язгы җылы көннәр җитү белән район кешеләренең мәшәкатьләре артты. Укучыларыбызга район авылларындагы хәлләр һәм авыл җирлекләренең ничек яшәүләре турында бераз сөйләп китик әле
22 апрельдә райсовет бинасында (Совет мәйданы, 2) гражданнарны Ростехнадзор Идел буе идарәсе Түбән Кама территориаль бүлеге хезмәткәрләренең күчмә  кабул итүе булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International