Мондый уңышка егетләр “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабында ирештеләр, алар анда аның узган ел декабрьдә булып узган зона этабында иң яхшылар булдылар. Гәрчә аны уен дип әйтүе дә авыр. Мин, фәкыйрегез, катнашучыларга куела торган 20 биткә (!) сыеп бетүче таләпләрне һәм ярышлар үткәрү турындагы нигезләмәне җентекләп өйрәнде һәм бу уенның бик катлаулы булуын аңлады. Кызганыч, ярышларның үзләрендә булырга туры килмәде, тәэсирләр һәм хисләр, һичшиксез, балаларның үзләренекеннән бер дә азрак булмаган булыр иде. Бигрәк тә яшьармиячеләрбезгә – ә команда составында җиңү өчен алты егет һәм дүрт кыз – махсус әзерлеккә ия булган кадет мәктәпләре укучылары белән беррәттән ярышырга туры килгән. Алар программаларның барлык төрләрендә дә көч сынаганнар –беркем дә үзсендерелмәгән, шуның өстенә һәр ялгышлык өчен командалар штраф баллары белән “бүләкләнгәннәр”, ә аларның җитәкчеләре тәрбияләнүчеләренә сүз белән дә, эш белән дә булыша алмаганнар.
Ләкин авырлыклар, практика күрсәткәнчә, яшьармиячеләребезгә комачауламаганнар. Чөнки узган елның октябрендә 11 ел тулган клубта иң төрле юнәлешләрдә алып барыла: бу хәрби-патриотик кына түгел, ә бәлки мәгълүмати-агитацион, туристлык һәм хәтта туган якны өйрәнү әзерлеге дә.
Клуб җитәкчесе Андрей Чугуров сүзләренә караганда, уен планы 3 блокны күздә тота: конкурс, спорт программалары һәм урында “Алга, яшьармияче!” хәрби-тактик уены, өстәвенә аларның һәркайсы үз эченә тагын берничә конкурсны ала. Беренче этапның башлангыч өлеше генә дә ни тора, ул балалардан күп белем таләп итә. Катнашучыларның Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерация Герое исемнәрен булдыру тарихын, шулай ук СССР һәм Россиянең беренче Геройларының үзләрен; илебез геройларының гомуми статистикасын (сугыш алды чорында, Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы чорда 1992 елга кадәр), аларның күпме булуын, ике, өч тапкыр Советлар Союзы Геройларын, Герой-хатын-кызларны, Герой- шәһәрләрне ( шул исәптән исемнең кайсы елда бирелгәнлеген һәм нинди хезмәтләр өчен, “Дан” орденнарының тулы кавалерларын, шул орден белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләрне, галәмне яулаган геройларны һәм хәзерге Россия геройларын белүләрен тикшерделәр. Барлык бу мәсьәләләр – “Геройларга тигезләнү” исеме астында уза торган бер конкурс өчен генә. Ә андыйлар өчәү булган.
“Ватаныбыз тарихының сугышчан сәхифәләре” конкурсы теоретик тикшерү ягыннан аеруча да үзенчәлекле булган, анда балалар Бородино һәм Бөек Ватан сугышларының төп хәрби операцияләреннән, аларның үткәрелү даталарыннан хәбәрдар булырга һәм хәтта карта-схемалар буенча билгели белергә тиеш булганнар. Бөек полководецларыбызны портретларыннан танырга, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында булдырылган бүләкләрне һәм аларның статусларын белергә, илебез хәрби техникасы үрнәкләрен һәм коралларын билгели белергә, шулай ук фашист илбасарлары белән көрәш чорын чагылдыручы матур әдәбиятны, Бородино сугышын һәм аларның авторларын белергә тиешләр.
Уеннарның спорт өлешенә килгәндә, болар аркылы борыста тартылу, отжимание, пейнтбол буенча ярышлар һ.б.лар. Хәер, ул Калашников автоматын сүтеп җыюны, АК-кибетенең кирәк-яракларын һәм противогаз киюны үз эченә алган. Аңлашылганча, моның белән вакыт кына түгел, биремнәрне башкару сыйфаты да исәпкә алынган.
Балалар өчен урында хәрби-тактик уен аеруча катлаулы, ләкин шул ук вакытта иң мавыктыргыч практик бурыч булган. Аның беренче этабында ятып хәрәкәтсез цельгә тидерү күнекмәләре бәяләнгән.
“Өйрәнүдә авыр булса, сугышта җиңел булыр” исемле икенче конкурс тугыз этапта күпмедер вакыт аралыгында биремнәрне үтәүдән гыйбарәт икән. Болар – “Определение магнитного азимута”, “Змейка”, “Химзащита”, “Завал”, “Атака”, “Мины”, “Засада”, “Переноска раненого” и “Бугры”. Биредә катнашучыларга бөтен хәрби һәм физик әзерлекләрен күрсәтү бурычы торган: урында ориентлашу, каршылыклардан, өемнәрдән торган участокларны, “зарарлану зона”ларын противогаз киеп үтү; засадада качып утыручы дошманның эш-гамәлләрен чагылдыру; отделение командирларының сугышларга идарә итүе; команданың автоматлардан ут ачуы; яраланган иптәшеңне коткару; дошманны табып алу, дошманны һәм аның танкларын граната белән юк итү – чыннан да, аларны күрергә кирәк!
Барлык бәйгеләр йомгаклары буенча үз командасына беренче урынны “Ватан тарихының сугышчан сәхифәләре” конкурсында җиңеп чыккан Анатолий Хлопунов алып килгән. Өч “Бронза”ны Антон Семенов, Алексей Кречетов һәм отряд командиры Семен Баранов откан, алар ул “Геройларга тигезләнү”, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” брейн-рингында һәм хәрби-спорт бәйгесендә призерлар өчлеген япканнар. Моннан тыш, егетләребез һәм кызларыбыз тагын бер өченче урынны физик әзерлек конкурсында югары нәтиҗәләре өчен алганнар.– Кыскасы, балаларга армия тормышы ошады, – ди Андрей Анатольевич. – Бу юлы дүрт көн буена алар казармаларда яшәделәр, солдатлар белән бергә полигонда аттылар, палаткаларда печенье белән чәй эчтеләр. Ни кызганыч, тәрбияләнүчеләремнең барысы да ул ярышларга эләгә алмадылар. – 11нче сыйныфларны бердәм дәүләт имтиханнары уңаеннан аларда катнаштырмадылар. Шуңа күрә уенда 8-10 сыйныф укучылары гына катнашкан.
“Җиңү” исемле Бөтенроссия хәрби-спорт уенында ирешкән уңышлары һәм яшь буынны тәрбияләү буенча эш алып барганы өчен “Яшьармияче” хәрби-патриотик клубы лаеклы бүләк алган. Шушы көннәрдә аның җитәкчесе республика башкаласыннан яңа җиһазлар һәм кирәк-яраклар: компьютерлар, стендлар, махсус әдәбият, винтовкалар, автоматлар, 20 комплект форма һәм турист палаткалары алып кайткан. Моннан тыш, Биләр мәктәбе директоры Любовь Стукало яшьармиячеләргә элеккеге интернат бинасын биргән, анда, Андрей Чугуров сүзләренә караганда, мемориаль эзләү зал-музее, уку сыйныфлары, тренажерлар өчен спорт сыйныфы һәм склад-остаханә белән патриотик тәрбия үзәге ачарга җыена. Шулай булгач, планнар зурдан! Шушы игелекле эштә уңышлар телибез.
Сүз уңаеннан: бүгенге көндә “Яшьармияче” клубына 30 бала йөри, 11 ел эшләү дәверендә аны тәмамлаган 10 егет үзләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган һәм офицер булган.