Алексеевск районында аерым режим игълан ителде

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Бу чорда, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Алексеевск районындагы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Олег Ещев сүзләренә караганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар шактый арта, шулай ук өстәмә чикләүләр билгеләнә. Атап әйткәндә,  камыл һәм камыл калдыкларын яндыру, басуларда учак ягу, район территориясендә коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру катгый тыела. РФ Кодексының “Янгынга каршы режим кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында” гы  20.4 маддәсе, 2нче бүлеге нигезендә гаепле кешеләр  административ җаваплылыкка тартылачаклар: гражданнарга – 2000 сумнан алып 4000 сумга кадәр, хезмәт урынындагы кешеләргә – 15000 сумнан алып 30000 сумга кадәр, юридик  затларга   40000 сумнан алып 50000 сумга кадәр штраф салыначак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International