Алексеевск районы җирлегеннән хәбәрләр

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

Хәзер Биләр һәм Шәмә кешеләре төзекләндерү белән шөгыльләнәләр – урамнарны җыештыруны тәмамлап киләләр һәм, җирлек башлыгы сүзләренә караганда, хәзер беркайда да кәгазь кисәкләре, шешәләр һәм пластик пакетлар ауналып ятмый. Биләрлеләр каты көнкүреш калдыклары полигонын да тәртипкә салдылар. Юлларны саклау өчен кайбер урамнарда машиналарда йөрүне тыйганнар, тиздән чокыр-чакырларны ремонтлаячаклар, моңа 50 мең сум акча бүлеп бирелгән. Үләт базларын реконструкцияләүне төгәлләгәннәр: киртәләп алганнар, лапас куйганнар, территория тирәсен сөреп чыкканнар, бер урында зур булмаган күпер ясаганнар. Шәмәдә зиратны коймалап алуга керешкәннәр. Озакламый ике күпер дә ремонтлана башлаячак. Биредә этләрен борынчыксыз чыгарып җибәрүче  һәм өйләре янындагы территорияне пычратучы кешеләр белән җитди эш алып барыла.

 

Зур Тигәнәле авыл җирлегендә һәлак булган сугышчыларга яңа обелиск төзү эшләре тулы куәткә алып барыла. 9 майга аны төзеп бетерәчәкләр. Хәзер әзерлек эшләре төгәлләнгән инде, шушы көннәрдә  Чистай төзүчеләре алты метрлы обелиск торгыза башлаячаклар. Ул иганәче Ралиф Зарипов һәм район җитәкчелеге ярдәмендә төзелә.

 

Войкинода урнашкан чишмә янында да часовня төзелә. Әлеге чишмә былтыр Русьны чукындыруның 1025 еллыгына изгеләндерелгән булган, ә  Изге Владимир хөрмәтенә салына торган часовняның стеналары күтәрелгән инде. Озакламый эшчеләр  ишекләрен, тәрәзәләрен куя, түбәсен яба һәм манарасын урнаштыра башлаячаклар. Төзелешкә акчаны шулай ук иганәчеләр һәм район җитәкчелеге биргән.

Урта Тигәнәледә участок ветеринария пункты төзү өчен әзерлек эшләре төгәлләнгән: җиргә документлар рәсмиләштерелгән, нигезе салынган, коммуникацияләр үткәрелгән. Бинаның үзен күтәрү озак вакытны алмаячак.

Шул ук җирлектә 11 апрельдә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Сания әби Мөхәммәтшина үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугыш вакытында ул танкларга каршы чокырлар казыган. Бу көнне әби  Россия һәм Татарстан Президентларыннан – Котлау хатлары, район, авыл җирлеге башлыкларыннан һәм үзе гомер буе эшләгән “Алга” колхозы рәисеннән истәлекле бүләкләр һәм азык-төлек пакетлары алган.

 

11 апрельдә, Фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көнендә, Урманасты Шунталысында район җитәкчелеге, Рәисә Ишниязовага игътибар биреп, аңа азык-төлек пакеты тапшырды һәм нык сәламәтлек, озын гомер теләде. Рәисәнең әнисе Маһия Имам кызын 1943 елда Германиягә алып китәләр, һәм анда ул шушы кызын дөньяга китерә.


Сахаровкада күп функцияле үзәк төзелеп килә, биредә стеналарын күтәрә башлаганнар. Кешеләргә килгәндә исә, алар җирлек территориясен җыештыралар,  һава торышы аркасында үз өйләрен һәм якындагы мәйданчыкларын тәртипкә китерә алмауларыннан зарланалар, ләкин 9 майга бөтен эшне төгәлләргә вәгъдә бирәләр.

21 апрельдә Алексеевскида, Мәдәният елына туры китереп, “Татарстанның музей язы-2014” республика акциясе башланды.

Әлеге акция кысаларында 21 апрельдән 25енә кадәр В.И.Абрамов исемендәге Туган як музее төрле яшьтәге килүчеләр өчен кызыклы чаралар үткәрә.

Музейга гел йөрүчеләрне –  башлангыч һәм урта сыйныф укучыларын бүләкләү өчен бонус итеп 21 һәм 22 апрельдә бушлай нигездә  “Тарихка кагылу” һәм “Хайваннар дөньясында” исемле комплекслы чаралар узачак. Чәршәмбе көнне көндезге 2дә теләге булган бөтен кеше өчен “Космик одиссея” күргәзмәсе буенча экскурсия оештырылачак. Икенче көнне сәгать 10да алексеевскилылар  “Музей яңалыклары” күргәзмәсе ачылуга чакырыла. Ниһаять, 25 апрельдә Лаешта “Алексеевск чаң тавышлары” күчмә фотокүргәзмәсе оештырылачак. Әлеге күргәзмәнең бурычы туган ягыбызның правослау хәзинәсе белән таныштыру гына түгел, ә бәлки татарстанлыларны без яраткан традицион  кыңгырау чыңы фестиваленә чакыру да.

“Музей язы-2014” акциясе – җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын музейларга тартырга, алар коллекцияләренең күп төрлелеген һәм байлыгын күрсәтергә чакырылган истәлекле вакыйга ул. Туган як музееның килүчеләргә күрсәтер нәрсәләре бар. Ә Алексеевск кешеләре өчен бу – аның залларыннан узу, шуның белән акча экономияләү мөмкинлеге. Музей акциядә катнашуын Бүләк итү һәм якташларыннан гаилә ядкарьләрен бүләк итеп алу көннәрен берләштерүенә шат булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International