Кызу эшләр башланды

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Колхозның  машина утары территориясендә урнашкан уку сыйныфында хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар һәм агрономнар куркынычсызлык техникасына зур игътибар бирделәр. Мәсәлән,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе инженеры Юрий Михайлов җыелучыларның исләренә хезмәтне саклау нигезләре  һәм күңелсез статистика турында төшерде – былтыр Татарстанда авыл хуҗалыгы эшләре барышында 16 кешенең гомере өзелгән, Алексеевск районында да бер очрак булган.
 

“Родина”, “Ясная поляна” һәм “Северное Алексеевское” хуҗалыклары җитәкчеләре кыр эшләре барышы һәм терлекчелектәге эшләр турында хәбәр иттеләр. Семинарның гамәли өлешендә басуда агроном Алексей Козин туфракның һәм көзге культураларның торышы турында сөйләде.
 

Район башлыгы, аграрийлар белән аралашып, аларга эшкә әзер хәлдә булырга кирәклеген әйтте:
 

– Әлеге семинарда техниканың торышы турындагы мәсьәлә бөтенләй дә тикшерелми, чөнки ул күптән әзер булырга һәм басуда эшләргә тиеш инде, чөнки һава торышы һәм җир моны эшләргә мөмкинлек бирә. Сөтне арттыру һәм шул рәвешчә өстәмә керем алу өчен хәзер үк инде малларны җәйләүләргә алып чыгарга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International