ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Үзара салым мәсьәләсен хупладылар

Узган якшәмбедә районның барлык авыл җирлекләрендә җирле референдумнар булып узды. Авыл муниципалитетлары җитәкчеләренең әлеге очрашуының төп темасы үзара салым турындагы карарны кабул итү булды.


17
март, 2015 ел
сишәмбе
 Якшмбе көнне районның чаңгы базасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаңгы ярышы булды.

Алексеевск муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итә:

Ярышларда 6 команда катнашты. Алексеевск районы өч команда: “Алексеевскдорстрой", район үзәгенең яшьләр командалары һәм Биләр мәктәбе укучыларыннан торган дружинаны тәкъдим иттеләр. Бу командалар А командасын тәшкил иттеләр һәм финалга путевка уйнаттылар. Икенче төркем өчен В төркемендәЧистай, Әлки һәм Спас районнары командалары көрәште.
Чистайда булып узган яшь башкаручыларның  “Кама мозаикасы” республика конкурсыннан Алексеевск балалар сәнгать мәктәбе укучылары яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар.
Узган җомгада районның коммуналь хезмәте һөнәри бәйрәмнәре алдыннан иң яхшы хезмәтчәннәрен котлады. Алар грамоталар, чәчәкләр һәм бүләкләр алдылар.

13
март, 2015 ел
җомга
20 мартта райсовет бинасында  Алексеевск районы нотариусы, адвокаты һәм прокуроры халыкны кабул итәчәк.
27-28 мартта иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр һәм 10нан көндезге 3кә кадәр салым хезмәте  салым түләүчеләр – физик затлар өчен ачык ишекләр көннәре үткәрәчәк.

Үзәк балалар китапханәсендә яшь китап укучыларның “Тере классика-2015” исемле Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды.

Район педагоглары һәм мәктәп директорлары узган атнада түгәрәк өстәл янында белем бирү сыйфатын күтәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Оештыручылар – мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, ә “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары фикер алышу инициаторлары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International