Бистәбезнең беренче мәктәбе актлар залында рәсми булмаган әңгәмәдә укытучылар район җитәкчеләре белән бергә сәбәпләрне аңларга һәм килеп туган хәлдән чыгу юлын табарга тырыштылар – хәзер Алексеевск районы белем бирү сыйфаты рейтингында ахырда, 42нче урында тора.
Озак еллар мәгариф бүлеген җитәкләгән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин дистә еллар дәвамында укучыларның гомуми белем дәрәҗәсен күтәргән атакле педагоглар турында искә төшерде, теге яки бу педагогны мисал итеп китерде, уңышлы укытуның гомуми кушылмаларын ачыклады. Аның фикере буенча уңышлы укытучы үз кабинетын анда укучыларга укырга кызык булырлык итеп җиһазлый белергә тиеш. Һәртөрле техник чаралардан файдаланырга һәм дәресне планлаштыруга зур игътибар бирергә кирәк, чөнки белем бирү сыйфаты педагоглар теләгенә һәм тырышлыгына бәйле, дип саный ул.
Мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Симашева түбән нәтиҗәләрнең сәбәбен атап, методик кабинетны үзгәртеп корганнан соң эш туктап калды, дип аңлатты. Урыннарда да, диде мәгариф начальнигы, “кешеләр йоклыйлар”, чөнки ачыкланган проблемалардан соң аларны бетерү өчен берни дә эшләнми. Аның фикеренчә, тагын бер проблема шуннан гыйбарәт икән: авыл мәктәпләрендә дәресләрдән соң бердәм дәүләт имтиханнарына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә бик нык әзерләнү бара, ә бистә мәктәпләрендә мондый эшчәнлек түләүле нигездә генә тормышка ашырыла.
Әңгәмә барышында районда математика һәм рус теленең аеруча проблемалы фәннәрдән саналуы да ачыкланды. Сәләтле укучыларны алга сөйрәү өчен Казан дәүләт энергетика институтыннан безгә техник фәннәр кандидаты, доцент Семен Лившиц килә һәм атна саен математика буенча ике сәгатьлек дәресләр үткәрә. Аның укыту стиле безнең укытучыларга да ошый, алар да бу укытучыдан дәрес алырга әзерләр.
Үз фикерләрен директорлар да, педагоглар да әйтте. Мәсәлән, укытучы Рузалия Хәйдәрова, педагогның мөһим ролен танып, хәзер укытучылар керү балларына гына эшләргә мәҗбүрләр, В, С категория биремнәрен хәл итәргә сәләтле көчле укучыларга аз игътибар, дип билгеләп үтәләр. Нәтиҗәдә “3”легә укучылар кирәкле минимумны үтиләр, ә “5”легә укучылар укытучы ягыннан тиешле игътибар алмаганлыктан, мөмкин булганнан түбәнрәк баллар алалар. Шуннан рейтинг күрсәткечләре түбән килеп чыга. Шуның өстенә 9нчы сыйныф укучылары, җавапларны Интернеттан алачакларына ышанып, имтиханнарга әзерләнүгә җавапсыз карыйлар. Ә кече сыйныф укучыларының материалны начар үзләштерүләре күзәтелә, чөнки алар, хәзер бернәрсәне дә истә калдырырга кирәкми, барысы да Интернетта бар, дип саныйлар. Аларның фикеренчә, сәләтле укучыларга өстәмә әзерләнүгә күбрәк игътибар бирелә торган күрше районнар тәҗрибәсенә күз салырга кирәк.
Фән педагоглары мәктәптә спорт белән чиктән тыш күп шөгыльләнү темасына да кагылып үттеләр. Спорт секцияләренең чамадан тыш булуы аркасында бала өй эшләрен эшләргә өлгерә алмый. Ата-аналарның балаларын укытуда катнашуы турында да сүз чыкты. Монда фикерләр бердәй булмады: берәүләр, ата-аналар мөһим роль уйнарга тиешләр, дип раслады, икенчеләр шактый рольне мәктәпкә бирделәр.
Белем бирүнең хәзерге системасын характерлаган педагогларның берсе, хәзер укытучы системада буталып бетте һәм аннан чыга алмый, кая барырга юл тапмый, дигән кызыклы фикер әйтте.
Түгәрәк өстәл янында сүз шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләр һәм мәктәпләрнең үзара булышып актив эшләве, шулай ук талантлы балаларга аерым игътибар бирергә кирәклеге турында да барды. Биләр мәктәбе укытучылары кыскача гына үзләренең уңыш серләре турында сөйләделәр. Бу мәктәп укучылары фән олимпиадаларында яхшы күрсәткечләр һәм призлы урыннар алалар.
Очрашуда катнашкан район башлыгы урынбасары Галина Белова укытучыларга әледән-әле үзләреннән камилләшүләрен һәм даими төстә “Мин педагог була алдыммы?” дип сорауларын теләде.