Былтыр әлеге мөһим мәсьәлә эш көне тәртибенә җиде авыл җирлегендә генә чыгарылган иде. Быел район үзәгеннән кала районның барлык торак пунктлары да кушылды. Өстәвенә ул тикмәгә генә күтәрелми, авыл кешесе җыйган һәр сум акчага республика бюджетыннан тагын дүрт сум бүлеп бирелә бит. Уртак копилка акчасы җирле әһәмияттәге проблемаларны, аеруча да тиз арада чишүне таләп итүчеләрен хәл итүгә юнәлдерелә. Тавыш бирү ничек телисең шулай түгел, ә закон таләп иткәнчә үткәрелә. Бу уңайдан Зирекле авыл җирлеге башлыгы Валентина Данилова менә нәрсә ди:
–2015 елда гражданнарның үзара салым түләвен кертү инициативасы безнең авыл Советы тарафыннан әле гыйнварда ук күрсәтелгән иде. Бу вакыт эчендә әзерлек эшләре алып барылды, шул исәптән һәр аерым торак пунктта әле тагын халык белән җыелышлар үткәрелде. Шуңа күрә кешеләр референдумга ни өчен килүләрен һәм тавышларын нәрсә өчен бирүләрен алдан ук белеп килделәр. Тавыш бирү 15 мартта дүрт сайлау участогында – Зирекле, Муллино, Приозерное һәм Морасада узды.
Гомумән, бу көн гадәти сайлаулардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормады. Көне буена, иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр авылларыбыз кешеләре үзләренең паспортлары белән килеп, һәркайсы сайлау комиссиясеннән бюллетень алды һәм аңа махсус кабинкада үзенең килешү яки килешмәү билгесен куеп, “язма карар”ны урнага төшерде. Килү, гомумән алганда, 82,3% тәшкил итте. Яклап – халыкның 69,4 %ы, каршы 30,5 %ы тавыш бирде.
Бөтен дөнья белән җыелган акчаны без Морасада күпер кичүе төзүгә, авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә һәм карап тотуга, шулай ук авылдашларыбызның каберлекләрен төзекләндерүгә сарыф итәчәкбез.
Авыл җирлекләрендә җирле салым һәм аңа өстәлгән республика акчаларын төрлечә файдаланырга планлаштыралар. Мәсәлән, гражданнарның 67 %ы үз ризалыгын биргән Лебедино авыл җирлегендә, аның башлыгы Юрий Тюкарев сүзләренчә, авылларны төзекләндерү – юлларны чистарту, чүп-чар җыю, каракура чабу һәм башка файдалы эшләр өчен кирәк булган асылмалы җиһазы белән трактор алырга уйлаганнар. Ә Зур Алан авыл җирлегендә, җирлек җитәкчесе Тамара Иванова сүзләренчә, шулай ук төзекләндерү: юлларны чистарту һәм тигезләү, зират тирәсен төзекләндерү һәм дә Александровкада буаны ремонтлау өчен тотылачак. Өстәвенә, Тамара Федоровна билгеләп үткәнчә, һәр торак пунктта тавыш бирүчеләр саны төрлечә: Кр. Баранда, мәсәлән, үзара салым мәсьәләсен яшәүчеләрнең – 84%ы, Александровкада –68 %ы, ә Зур Аланда бөтенләй дә 54%ы хуплаган. Шуңа күрә акчаны бүлүгә дә җирлек башлыгы бик акыллы караган: кем күпме җыйса, үз кирәкләренә шуның кадәр тотачак. Сүз бит үзебезнең кече ватаныбыз турында бара.