“Фортепиано” номинациясендә Куль Ксения белән Азалия Әсфәндиярова (укытучылары Ольга Дерунова) дипломантлар булдылар, Иркә Шәйхетдинова (укытучысы Татьяна Гренадерова) III дәрәҗә лауреат исеме алды. “Петр Ильич Чайковский иҗатына багышланган музыкаль әдәбият буенча музыкаль теоретик олимпиада” номинациясендә конкурсантлар арасында Юлия Шерстнева (укытучысы Земфира Кирушева) II дәрәҗә лауреат булды.
Иҗат конкурсында барлыгы 50дән артык пианист, олимпиадада 20ләп бала катнашты. Аларның барысы да Чистай, Казан, Түбән Кама, Зәй, Чирмешән, Мөслим, Әлмәт, Базарлы Матак музыка һәм балалар сәнгать мәктәпләренә йөрүчеләр. Жюри булып әйдәп баручы укытучылар һәм музыкантлар, ТР һәм РФның атказанган мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады.
– Безнең балаларыбыз катнашкан конкурс югары дәрәҗәдә үтте, – ди балалар сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Гренадерова. – Ә ирешелгән нәтиҗәләр алексеевскилыларның профессиональ дәрәҗәдә әзерләнгән булуларын һәм шәһәрлеләр белән көрәшә алуларын күрсәтте.