ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

12 июльдә көндезге 12 нче яртыда Нурлат шәһәрендәге “Бим” радиосында Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Нурлат бүлеге начальнигы Татьяна Морозова катнашында туры эфир булачак.

 

 

 


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Бала чакларында “Сәләт”кә килгән күп кенә сәлкешләр күптән инде үсеп җиттеләр, үз гаиләләрен булдырдылар һәм инде балаларын тәрбиялиләр. Ләкин өлкәннәр тормышы “Сәләт” тормышыннан аерылырга сәбәп түгел. Шуңа күрә күп кенә “Сәләт” ветераннары оешмалар белән элемтәдә торалар, ел саен Биләрдәге форумга үз балалары белән киләләр. Нәниләр өчен халыкара белем бирү форумы кысаларында “Бәләкәч” мәйданчыгы оештырылган. 

2018 елның 10 июленнән 13 июленә кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары (4 нчы класс) булып кала.

 «ТАТМЕДИА»АҖ призлары яңадан үзенең хуҗаларын көтә. 2018 елның икенче яртыеллыгына  «ТАТМЕДИА»АҖ чыгара торган өч һәм аннан күбрәк басмага язылган һәркем безнең традицион акциядә катнашырга чакырыла.

Богородицă иконалары арасында аеруча да хөрмәт ителә торган Тихвин Изге Ана иконасы да бар, аларның берсе – Мәрьям Ана иконасы. Базяково авылында әлеге образ хөрмәтенә чиркәү изгеләндерелгән һәм шуңа күрә ел саен, ә быел 10 июльдә, Тихвин иконасына гыйбадәт кылу  – престольный тантанасы бәйрәм ителде.

 

 

Кичә, 10 июльдә, аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы Комитетында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне камилләштерү һәм алардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмә РФ икътисадый үсеш министры урынбасары – Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко белән берлектә үткәрелде.

 

 

2018  елның 2 февралендә без Сталинград сугышы тәмамлануның һәм 5 июлендә Курск дугасындагы сугышның  75 еллыгын билгеләп үттек .   Сталинград сугышы – Икенче бөтендөнья сугышының иң зур хәрби-сәяси вакыйгасы. Сталинград сугышыннан соң совет гаскәрләре хәрби инициативаны үз кулларына алганнар. Курск янында вермахтның “хәрби машина”сы үзенең “умырткалыгы”н шулкадәр каты сындырган ки, ул тулысынча тар-мар ителүенә кадәр дә тернәкләнеп китә алмаган.
Бүген без якташыбыз – ике сугышта да катнашкан Нургали Хаматгали улы Хаматгалиев турында сөйлибез.

Әлки районында  Татарстан халыклары  милли уеннарының II республика балалар фестивале булып узды, анда Алексеевск районының Чуаш Майнасы балалары катнашты.

Речное авылыннан ерак түгел “Олимп” балалар спорт палата лагере  эшли башлады.

60 баскетболчы, боксчы һәм йөзүче җиде көн дәвамында Кама елгасының бик матур яр буенда ял итәчәк.


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

 

17 июльдә иртәнге 10 нан 11 гә кадәр Алексеевск районының Лебедино авыл җирлеге бинасында  Россия эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге начальнигы Яковлев Вячеслав Анатольевич  гражданнарны кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International