Әлки районында Татарстан халыклары милли уеннарының II республика балалар фестивале булып узды, анда Алексеевск районының Чуаш Майнасы балалары катнашты.
Мөгаен, кемдер: “Нинди уеннар? Замана балалары урамда уйнауның нәрсә икәнен оныттылар инде, компьютердан аерыла алмыйлар”, – дип ышанмыйча елмаер. Әлбәттә, бу сүзләрдә хаклык бар. Балаларыбыз бала чакларында әти-әниләре уйнаган хәрәкәтчән уеннарны белмиләр.
Ә бит алар, ягъни уеннар, халык педагогикасының мөһим өлеше буларак, баланы кечкенә чагыннан ук җитезлеккә, сабырлыкка, башкалар белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыруга, карарларны тиз кабул итәргә һ.б.ларга өйрәтәләр, ә бу өлкәннәр тормышында бик ярап куячак.
Шуңа күрә аларны онытмаска, ә, киресенчә, малайларыбызны һәм кызларыбызны тормышка кайтарырга кирәк.
Бездә узган милли уеннар фестивале әти-әниләре яраткан уеннарның аларның балаларын да кызыктыруын күрсәтте. Өлкәннәргә бары тик юнәлеш кенә бирергә, кечкенәләрне уеннарга өйрәтергә кирәк.
Алар үзләре рәхәтләнеп уйнарга гына өйрәнеп калмыйлар, ә бәлки аларны урамга да тартып чыгаралар. Фестивальгә Казан, Саба, Сарман, Балык Бистәсе, Әгерҗе, Чистай һәм Татарстанның башка районнары балалар коллективлары һәм аларның җитәкчеләре килде. Безнең ике коллективыбыз – “Веселушки” һәм “Пукане” коллективлары да катнашты. Килгән көнне балаларны “Имәнкәй” лагеренда каршыладылар, аларны тәмле төшке аш белән сыйладылар, мавыктыргыч уеннар оештырдылар. Аннары барысы бергәләп Сабантуй мәйданына төштеләр, анда фестивальне тантаналы төстә ачу булды. Балаларны район башлыгы Александр Никошин һәм Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сәламләде. Алар балаларга уңышлы чыгыш ясауларын һәм үз осталыкларын күрсәтүләрен теләделәр. Җитәкчеләрнең чыгышларында халыклар мәдәниятенең бер өлеше булган балалар уеннары һич кенә дә онытылырга тиеш түгелләр, дигән фикер гомуми нота булып яңгырады. Киресенчә, аларны популярлаштырып, балаларга кайтарырга кирәк. Фестивальдә катнашучылар шулай эшлиләр дә: үз эшләренә бирелгән мәдәният хезмәткәрләре авыл клублары каршында фольклор төркемнәре оештырдылар, ә аннары, әби-бабаларыннан сорашып, балаларның күп еллар элек ничек уйнауларын, бу уеннарга башкаларны да өйрәтүләрен беләләр.Әйтик, Сарман районыннан килгән “Зөбәрҗәт” фольклор коллективы түбәндәгечә оештырыла. Баштан авыл клубында әбиләр ансамбле барлыкка килә. Әбиләр кайда – оныклар да шунда икәне дә билгеле.
Клуб директоры Илһамия Котдусова, авыл балаларын җыеп, төркем оештырды. Әбиләр үзләренең балачак уеннарын искә төшерделәр, балалар аларны өйрәнделәр, урамга алып чыктылар, иптәшләренә күрсәттеләр һәм бергәләп уйный башладылар.
Ләкин моның белән генә тукталып калмаска карар итәләр: үзләренең уеннары белән бу төркем башка районнарга бара, конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңәләр. Алексеевск районының Чуаш Майнасы авылы балаларын үз тирәсенә клуб мөдирәсе Любовь Егорова җыйды. “Шанкарав” төркеменә йөрүче малайлар һәм кызлар башкаларга караганда җыр-бию уеннарын өстен күрәләр. Уртак шөгыль аларны бик нык дуслаштырды: балалар бергәләп авыллары ягыннан уза торган Чирмешән елгасына экскурсияләргә еш йөрүләрен, балык тотып, балык шулпасы пешерүләрен, яр буенда уйнауларын әйтәләр. Бу хакта алар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, миңа үзләре сөйләде. Фестивальгә иң ерактан – Төмән өлкәсенең Янтык авылыннан “Вак бәлеш” төркеме килде. Алар фестивальгә себер татарлары балаларының үзенчәлекле уеннарын алып килгән иделәр. Бу уеннар балаларны мавыктыралар, аларны җитезлеккә өйрәтәләр, уйлап таба алуларын сыныйлар.
– Кызганыч ки, балалар күп вакытларын гаджетларга “кадалып” үткәрәләр. Алар физик һәм рухи яктан ярлылануга китерәләр, чын булмаган, вертуаль дөньяга алып кереп китәләр. Ә бит саф һавада бергәләп уйнау – баланың бердәнбер ихтыяҗы, аны канәгатьләндерергә кирәк. Малайларыбыз һәм кызларыбыз белән җәен генә түгел, ә кышын да төрле уеннар уйныйбыз. Себер халкы – үзенә күрә “солянка”: бирегә кешеләр илнең төрле якларыннан килеп урнашкан. Шуңа күрә төрле уеннарда һәм күңел ачуларда кимчелекләр юк, – диләр үзләренең коллективлары турында аның җитәкчеләре Гөлнур Хәкимова белән Ислам Сафин. Заманында алар танылган “Казан кызлары”төркемендә эшләделәр, очраклы рәвештә генә вакытлыча себер авылларының берсендә мәдәният йортында эшкә урнашалар һәм менә егерме елдан артык инде авыл кешеләренең мәдәни тормышы турында кайгырталар. Яшел Үзән районының Осиново бистәсеннән “Жемчужина” коллективына – 8 ел, 2015 елда әлеге коллектив халык исеме алды. Җитәкчеләре Резидә Александрованың сүзләре буенча, алар Түбән Новгород, Вологда, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә булырга өлгергәннәр, анда үз осталыкларын күрсәткәннәр. – Без күбрәк “кайнар бәрәңге”, “парлы капкалар”, “алма-чия” уеннары уйнарга яратабыз, – диләр балалар. Яңа уеннарны эзләп табу өчен алар хәтта Яшел Үзән һәм Биектау районнары авылларына экспедицияләргә чыкканнар. Саба районының Шекше авылы балалары (җитәкчеләре Ләйсән Хисмәтова) фестивальгә борынгы татар халык уенын алып килгәннәр. –Мондый фестиваль – безнең өчен чын мәктәп. Аны оештыручыларга рәхмәт. Бигрәк тә хуҗаларга. Сез – әлкилеләр, шундый яхшы күңеллеләр, ачыклар, кунакчыллар. Безгә сездә бик ошады. Биредә рәхәт, тыныч, – ди Ләйсән. Фестивальдә катнашучылар, ике төркемгә бүленеп, үз уеннарын һәм мәзәкләрен күрсәттеләр. Алар арасында ярышу характерындагы хәрәкәтчән уеннар, халык биюләре, әйлән-бәйлән уеннары бар иде. Аннары алар кулга-кул тотышып, зур түгәрәк хасил иттеләр. Бу вакытта урманнан ак киемле бер бабай килеп чыкты. Ул балаларга мөрәҗәгать итеп, болай диде:– Рәхмәт, балалар, иске уеннарны онытмагансыз. Аларда шәфкатьлелек, хөрлек, халыкның күңеле салынган. Бергә уйнагыз, үз дусларыгызны да өйрәтегез!
Аннары жюри конкурсларның йомгакларын игълан итте. Казаннан “Жемчужина”, Тукай районыннан “Скоморошины”, Төмәннән “Вак бәлеш” һәм безнең “Веселушки” коллективлары беренче дәрәҗәдәге лауреатлар булдылар.
Калган коллективлар да бүләксез калмады – икенче һәм өченче дәрәҗәдәге дипломнар, Татарстан халыклары уеннары яздырылган дисклар белән бүләкләнделәр. Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсима Гайфуллина котлады.
Әлбәттә инде, иң мөһиме – фестиваль дипломнары түгел, ә 150 дән артык баланың ике көн буена бик шәп аралашуы һәм бик нык дуслашып китүе, саф һавада уйнавы, үзләре белгәнне башкаларга күрсәтүе булды. Алар әле күңелле, шәфкатьлелек һәм җылылык белән сугарылган бу көннәрне озак онытмаслар.