Ата-аналар үз тәҗрибәләрен мастер-классларда уртаклашкан арада аларның балалары “Бәләкәч” мәйданчыгында вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр: рәсем ясыйлар, татар телендә мультфильмнар карыйлар. Мәйданчыкта шулай ук төрле төстәге балалар китаплары һәм матур уенчыклар бар.
“Бәләкәч” проектының кураторы – Алсу Салаватова, ә координаторы – Гүзәл Хәсәнова. “Бәләкәч”нең, “Сәләт”нең башка сменаларындагы кебек үк, үз программасы бар, ул уен формасындагы дәресләрдән тора. Проектның максаты – балалар потенциалын үстерү, балаларны шәхес буларак тәрбияләү.
– “Бәләкәч” проекты 2013 елдан бирле гамәлгә ашырыла, 2013 елдан “Сәләт” йортында “Бәләкәч” клубы эшли. Һәр шимбәдә балаларны җыеп, төрле дәресләр үткәрәбез. Шулай ук “Бәләкәч” “Сәләт” халыкара белем бирү форумы кысаларында гамәлгә ашырыла, анда балалар ял итәләр, рәсем ясыйлар, уйныйлар һәм укыйлар. Ә былтыр без балалар белән форум сәхнәсендә “Сәләт – ул” җырын башкардык. Икенче чыгышыбыз ел саен бирелә торган “Сәмрух-2017” премиясе белән бүләкләүдә узды. Елга өч тапкыр “Фәнсар” базасында без “Бәләкәч” сменасын оештырабыз, анда вакытны кызыклы итеп үткәрәбез һәм чараларда катнашабыз”, – дип сөйләде безгә “Бәләкәч” проекты кураторы Алсу Салаватова.
“Сәләт” проекты җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов үзенең һәр көнен “Бәләкәч” мәйданчыгына барудан һәм балаларны сәламләүдән башлый. Чөнки“Бәләкәч” балалары – “Сәләт”нең киләчәге алар.