2018 елның 2 февралендә без Сталинград сугышы тәмамлануның һәм 5 июлендә Курск дугасындагы сугышның 75 еллыгын билгеләп үттек . Сталинград сугышы – Икенче бөтендөнья сугышының иң зур хәрби-сәяси вакыйгасы. Сталинград сугышыннан соң совет гаскәрләре хәрби инициативаны үз кулларына алганнар. Курск янында вермахтның “хәрби машина”сы үзенең “умырткалыгы”н шулкадәр каты сындырган ки, ул тулысынча тар-мар ителүенә кадәр дә тернәкләнеп китә алмаган.
Бүген без якташыбыз – ике сугышта да катнашкан Нургали Хаматгали улы Хаматгалиев турында сөйлибез.
Ул 1909 елда Кыр Шунталысы авылында туа. 1941 елның 18 июлендә Алексеевск хәрби комиссариаты тарафыннан Бөек Ватан сугышына алына.
– Шул ук елның 7 августыннан соң ук хәрәкәттәге армиягә эләгә. Сугышчан юлының башлангыч чоры бүләкләү документларында әллә ни ачык күренми, ләкин аның кызылармияче званиесендә йөк транспорты ротасында йөк ташучы булып 23 нче укчы дивизия составында хезмәт итүен күзалларга була, – дип сөйли В.И. Абрамов исемендәге туган як музее хезмәткәре Владислав Осянин. – Дивизия 27 нче армия составында Төньяк-Көнбатыш фронтта барган сугышларда катнаша, аннары баштан Калинин фронтының 3 нче удар армиясе, аннары Төньяк-Көнбатыш фронтның 34 нче армиясе составына күчерелә, анда Торопец-Холмск операциясендә катнаша. 1942 елның мартыннан июленә кадәр оборонада була. Июльдән август башларына кадәр 23 нче дивизия резервта тора, шуннан соң 11 августта Осташков станциясеннән Сталинградка китә. Дон фронтында, Сталинград сугышының төньяк өлешендә катнаша. Дивизия Сталинград сугышы тәмамланганчы 21 нче армия составына керә. Городище бистәсен азат итә, турыдан-туры шәһәр хәрабәләрендәге бөтен кешегә билгеле Баррикадалар бистәсендә сугышлар алып бара. 1943 елның 1 мартында Сталинград районында немец группировкаларын тар-мар итүдә аерылып торганы өчен 70 нче гвардия итеп үзгәртелә.
Ә инде 1943 нең июль-августында дивизия “Курск дугасы” дип аталучы бөтенебезгә таныш сугышның саклану һәм һөҗүм итү стадиясендә (көньяк өлештә) катнаша. Каты июль сугышларында транспорт ротасының атлы составы яралануга, артиллериядән көчле ут ачуларга да карамастан, гвардия кызылармиячесе Хаматгалиев Нургали 201 нчы полк гвардиясенең хәрби позицияләренә сугыш кирәк-яраклары ташу буенча сугышчан бурычларын куркусыз һәм фидакарьләрчә үтәгәне өчен беренче бүләген – ““Сугышчан хезмәтләре өчен” медален ала.
Шуннан соң 71 нче гвардия укчы дивизиясе Украинаның сул як ярын азат итүдә катнаша, Балтыйк буе фронты составында Белоруссияне, атап әйткәндә, Витебск һәм Полоцк шәһәрләрен азат итә, “Витебская” дигән мактаулы исем ала. 1944 елның 9 мартында сугышчы Хаматгалиев, дивизия штабыннан полк штабына атлы элемтәче сыйфатында хәбәр китерү буенча сугышчан заданиене үтәгәндә аягы снаряд кыйпылчыгы белән яралана. Ләкин шуңа да кармастан, заданиене вакытында үти. Каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамланып килгәндә дивизия Балтыйк буен азат итүдә, атап әйткәндә, Шауляй, Рига, Мемель (Клайпеда шәһәре) һөҗүм итү операцияләрендә катнаша. Курляндия ярымутравында немец группировкаларын камап алып, сугыш хәрәкәтләрен тәмамлый. Һөҗүм итү сугышларында элемтәче дошман уты астында тәүлегенә 4-5 тапкыр подразделениеләребезгә хәбәрләр һәм боерыклар ташый. 1945 елның апрелендә Полоцк полкының 210 нчы гвардиясе штабының атлы элемтәчесе гвардия ефрейторы Нургали Хаматгалиев “Кызыл Йолдызы ордены белән бүләкләнә. Шул ук бүләкләү документында, ул элегрәк тә “Сталинград” оборонасы өчен” медале белән бүләкләнгән, диелгән.
Нургали Хаматгалиев 1945 елда гвардия сержанты званиесендә демобилизацияләнә. Вахитов исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшли. 1985 елда “Икенче дәрәҗә Ватан сугышы” юбилей ордены белән бүләкләнә. 1992 елда вафат була. Оныгы Фәнис Хаматгалиев хәбәр иткәнчә, аларның өе яна һәм аның белән бергә утта бөтен бүләкләре һәм сугыш еллары фоторәсемнәре дә янып бетә.