ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2018 ел
җомга

2018 елның 1 июлендә Бутлеровка авыл җирлеге ветераннар советы башлангыч оешмасы рәисе Виталий Калинин һәм Бутлеровка авыл җирлеге секретаре  Гөлназ Вәлиева күп балалы ана, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне – Бутлеровка авылы кешесе Сапаева Ольга Васильевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар, аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Контракт буенча хезмәт итү һөнәрме ул? Ә нишләп булмасын, ди. Бүген ир-егетләр хәрби хезмәтне үтүнең нәкъ менә шул ысулына торган саен күбрәк өстенлек бирәләр.

Контроль-касса  техникасын  куллануның яңа тәртибенә күчүнең икенче этабын гамәлгә ашыру турында

Радиотелеүзәк алексеевскилыларны  барлык телерадиокомпанияләрнең программаларын тапшыруны туктату турында кисәтә

Ай саен, районны төзекләндерү мониторингы үткәреп, без газета укучыларны районыбызда төзелеш программаларының гамәлгә ашу барышы белән таныштырабыз. Игътибарыгызга июль уртасына статистика тәкъдим итәбез.

 Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантын   сайлап алу бәйгесенә йомгак ясалды.  “4 нче Алексеевск башлангыч  гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учрежденисе – грант алучылар арасында.

Алексеевск штб.ның Көнчыгыш (1-31, 2-32 нче йортлар), Завод (1-29А,
 2-30А йортлар), 8 Март (1-17, 2-28А йортлар), Г. Боровиков (1-25В, 2-32Б йортлар), Бутлеров (1-9,  2-2Б), Чапаев, Мәктәп тыкрыгы, Куйбышев (75-93А йортлар) урамнарында яшәүче сайлаучылар игътибарына.

Балаларның елмаюы һәм  яңгыравыклы көлүе – “Кайгырту” приюты педагоглары өчен иң яхшы бүләк. Балаларның чираттагы бәйрәме булып узды. Алар бүген традицион рус халык уеннары белән таныштылар. Кызык әби  халык уеннарының серләрен чиште. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.

16 июльдә район Советының утырышлар залында Алексеевск муниципаль районы Советының егерме бишенче утырышы булачак. Башлана сәгать 9 да.

 

Татарстан Республикасы территориясендә (Казан шәһәрендә дә)  2018 елның 12  июлендә төнлә һәм көндез  яшен, җил кыска вакытлы көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International