2018 елның 1 июлендә Бутлеровка авыл җирлеге ветераннар советы башлангыч оешмасы рәисе Виталий Калинин һәм Бутлеровка авыл җирлеге секретаре Гөлназ Вәлиева күп балалы ана, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне – Бутлеровка авылы кешесе Сапаева Ольга Васильевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар, аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Сапаева Ольга Васильевна Татарстан АССР, Алексеевск районы, Новоспасск авылында туа. Бала чагында ата-анасы белән Бутлеровка авылына күчеп килә һәм хәзер дә шунда яши. Сугыш вакытында Ольга Васильевна, ул заманның барлык балалары кебек үк, басуда эшли, урман кисүдә катнаша.
Ольга Васильевнаның бөтен хезмәт эшчәнлеге “Родина” колхозында уза, ул анда алдынгы сыер савучы була. Өч бала табып, аларны лаеклы кешеләр итеп үстерә.
Хәзерге вакытта Ольга Васильевна үз өендә кызы белән яши. Сигез оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.