Балаларның елмаюы һәм яңгыравыклы көлүе – “Кайгырту” приюты педагоглары өчен иң яхшы бүләк. Балаларның чираттагы бәйрәме булып узды. Алар бүген традицион рус халык уеннары белән таныштылар. Кызык әби халык уеннарының серләрен чиште. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.
“Кайгырту” приютында тәрбияче Венера Якупова мәктәп яшендәге балалар белән “Игры бабушки Забавушки” исемле танып-белү уенын үткәрде.
Әлеге уенның максаты балаларны рус халкының көнкүреше белән таныштыру иде. Дәрес вакытында тәрбияләнүчеләр «В гости к бабушке» исемле сюжет-роль уенында катнаштылар, ә кунакта әби балаларга табышмаклар әйтте. Балалар рәхәтләнеп “Найди Подарок” һәм “Путаница”, “Гигантские шаги” һәм “Прыгай на одной ножке” уеннарын уйнадылар. Кызык әби белән дәрес балаларга бик ошады.