ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

4нче мәктәп-балалар бакчасының башлангыч сыйныф укучылары  Бөек Ватан сугышы ветераны,  Лебяжье авылы  кешесе Рәфкат Исмәт улы Алтынбаев янында кунакта  булганнар, ветеранның гаиләсе – кызы Халидә, оныклары Сабур белән Багир  кунакларны бик җылы каршылаганнар.

Аграр колледж студентлары “Кайгырту” приюты балалары янына бардылар.
18 апрельдә сәгать 10да район Советының утырышлар залында икенче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының XXX утырышы булачак.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 11 апрелендә Биләр урта мәктәбе базасында математика укытучыларының “Традицион белем бирү ресурсларын һәм инновацион технологияләрне синтезлауга нигезләнгән укучылар белән эшләү системасы” дигән тема буенча математика укытучыларының чираттагы семинары булып узды. Семинар барышында педагоглар укытучылар Гатауллина Ф.Х.  белән Измайлова Э.Ә.нең дәресләренә кереп утырдылар. “Интеллектуаль марафон” сыйныфтан тыш чарасын Измайлова Э.Ә. тәкъдим итте
Ел саен район мәдәният йортында “Нәни туташ – Алексеевск районы” исемле гүзәллек һәм талантлар балалар конкурсының финалы  уза, аны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән мәдәният бүлеге оештыра. Быел район мәдәният йорты сәхнәсендә җиңүче таҗы өчен 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге 16 нәни чибәр ярышты.

18 апрельдә сәгать 4тә видеоконференция режимында гражданнарны кабул итү булачак.

Үзегезне кызыксындырган сорауларны Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Динниулов Дамир Равил улына бирә аласыз. Кабул итү Алексеевск ш.т.б.ның Казаков урамы 9в йортында урнашкан Алексеевск эчке эшләр бүлегендә узачак.

Гаризалар Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча кизү тору бүлегендә тәүлек буе кабул ителәчәк.

Элемтәгә керү өчен телефоннар: 2-40-02, 2-56-85.

Татарстан Республикасының Экспортка булышу үзәге (шуннан соң – Үзәк)  сезгә 2014 елның 29 апрелендә РФ сәүдә-промышленность палатасының үзәк бинасында “Россия компанияләре өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең ирекле икътисадый зоналары мөмкинлекләре. Дубайның (DAFZ) (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) ирекле икътисадый зоналарын тәкъдир итү” темасы буенча эшмәкәрлекнең экспортка ориентлашкан субъектлары өчен махсус белем бирү семинары оештырылачагы турында хәбәр итә

2014 елның 17 апрелендә Казан шәһәренең Николай Ершов урамы, 1нче йортында урнашкан “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында булачак Халыкара Франчайзинг форумында катнашырга чакыру. Форумны үткәрү вакыты – көндезге 11дән кичке 6га кадәр.


14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 10 апрелендә Юеш Көрнәле урта мәктәбе базасында “Мәктәп укучыларының мәгълүмати мәдәниятен һәм укуга кызыксынуын үстерү буенча мәктәп китапханәсенең эше” темасы буенча мәктәп китапханәләре район методик берләшмәсенең семинары булып узды
Һөнәри осталык конкурслары кысаларында 21 һәм 22 мартта 2нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Педагог-китапханәче-2014”  республика конкурсының зона этабы булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International