“Педагог-китапханәче-2014” республика конкурсының зона этабы

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

Һөнәри осталык конкурслары кысаларында 21 һәм 22 мартта 2нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Педагог-китапханәче-2014”  республика конкурсының зона этабы булып узды. Конкурста алты район: Алексеевск, Әлки, Спас, Чистай, Чирмешән һәм Балык Бистәсе районнарының мәктәп китапханәләре муниципаль этапларында җиңүчеләр катнашты. Безнең районны конкурсантлар – Шәмә мәктәбе (Е.А.Сибатова, Юеш Көрнәле урта мәктәбе (Шәрәфиева А.Х.) һәм Урманасты Шунталысы урта мәктәбе (Юртаева И.М.) тәкъдим итте.

Зона этабының конкурс программасы өч биремнән торды:

-        үз-үзеңне тәкъдир итү (китапханәченең визит карточкасы) ;

-        китапханә дәресе яки сыйныфтан тыш чара фрагментын үткәрү, шуннан соң аларга анализ ясау;

-        “Белем бирү эше системасында педагог-китапханәченең проект эшчәнлеге” иҗади проектын тәкъдир итү.

Конкурсның барлык зона этапларын үткәргәннән соң катнашучыларның рейтингы төзелде, аның нигезендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 15 китапханәче Казанда булачак республика конкурсы финалына чыктылар.  Чистай Һәм Балык Бистәсе районнары китапханәчеләре безнең зона җиңүчеләре булдылар

Аларга киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International