Эшмәкәрләр өчен семинар турында

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

Семинар барышында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең ирекле икътисадый зоналары аша илебез бизнесының экспорт потенциалын үстерү мәсьәләләре тикшереләчәк. Семинарда катнашырга РФ  Икътисадый үсеш министрлыгының Азия һәм Африка илләре департаменты вәкилләре, РФ  сәүдә-промышленность палатасы вәкилләре, “Эшлекле Россия”  экспортын үстерү комитеты җитәкчелеге,  DAFZ ирекле икътисадый зонасы җитәкчелеге чакырылды.

Әлеге чара ике илнең эшлекле даирәләре арасында мәгълүмат алмашуны үстерү буенча РФ – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Халыкара комиссияләре  куйган бурычлар кысаларында үткәрелә.

Ирекле икътисадый зоналар Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең “визит карточкасы” булып тора. Меңләгән чит ил компаниясе тышкы икътисадый эшчәнлекне уңышлы алып бара. Чит ил бизнесының күп кенә өстенлекләре: уңайлы инфраструктурасы, таможня пошлиналарының булмавы, салым  ташламалары, компанияне оештыруның гадиләштерелгән процедуралары, коммуналь түләүләрнең түбән бәясе, склад һәм офис биналарын арендалау һ.б.лар җәлеп итә. Боларның барысы да Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең социаль-икътисадый  тотрыклылыгы, бизнесны алып баруның Көнбатыш стандартлары, югары тормыш дәрәҗәсе белән тулыландырыла.

Эшмәкәрләргә әлеге семинарга бушлай килү мөмкинлеге бирелә.

Катнашу өчен Үзәккә 2014 елның 18 апреленә кадәр мөрәҗәгать итәргә.

Башкарма комитет вәкилләрен чакырабыз, шулай ук районыгыз эшмәкәрләрен алда торган чарада катнашуга тартуда ярдәм итүегезне, шул исәптән мәгълүматны  үзегезнең муниципаль берәмлек сайтына урнаштыруыгызны сорыйбыз.

Барлык сораулар белән Үзәккә (843) 223-06-74 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Адрес: Казан шәһәре, Чернышевский урамы, 33нче йорт. (Үзәктә сезнең белән Грезнева Ольга Викторовна аралашачак)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International