2014 елның 11 апрелендә Биләр урта мәктәбе базасында математика укытучыларының “Традицион белем бирү ресурсларын һәм инновацион технологияләрне синтезлауга нигезләнгән укучылар белән эшләү системасы” дигән тема буенча математика укытучыларының чираттагы семинары булып узды. Семинар барышында педагоглар укытучылар Гатауллина Ф.Х. белән Измайлова Э.Ә.нең дәресләренә кереп утырдылар. “Интеллектуаль марафон” сыйныфтан тыш чарасын Измайлова Э.Ә. тәкъдим итте.
Дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар Сингапур программасы тәкъдим итә торган актив формаларны файдаланып үтте.
11нче һәм 9нчы сыйныфларда математика буенча контроль-үлчәү материалларының икенче өлеше биремнәрен эшләүгә куела торган таләпләр турында Леонтьеа Е.А. (Ялкын урта мәктәбе) һәм Федорова С.А. (1нче Алексеевск урта мәктәбе) сөйләде.
Аннары 11нче сыйныфта СЗ тибындагы биремнәрне чишү буенча практикум булды. Практикумны беренче квалификацион категорияле математика укытучысы Эльмира Әнәс кызы Измайлова үткәрде