ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 18 апрелендә 2нче “Куянкай” Алексеевск балалар бакчасы базасында “Укыту-методик комплекс. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен формалаштыру” дигән зона семинары булып узды. Семинарда  Татарстан Республикасының күрше районнарыннан татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр актив катнашты.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Мәгълүм булганча, колледж үз укытучыларының профессионализмы һәм талантлы яшьләре белән генә түгел, ә бәлки әле тагын ныклы дуслыгы һәм көчле группачылыгы белән дә данлыклы. Нәкъ менә шуңа күрә алар районыбызда прогресс локомотивы һәм барлык белем бирү учреждениеләренең эталоны булып торалар. 17 апрельдә Алексеевск аграр колледжы студентлары барысы бергәләп теләсә нинди матур башлангычларны якларга әзер торуларын күрсәттеләр. Алар һәрчак алда барырга һәм халыкка яхшылык кына эшләргә әзерләр. Студентларның эш-гамәлләре күренмичә калмас һәм аларны башкалар да эләктереп алырлар, дип ышанабыз.
18 апрельдә Алексеевск район Советының ХХХ утырышы булды. Утырышлар залына район Советы депутатлары, җирлек башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Шулай ук сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алексей Демидов һәм 2нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Альмир Абашеев та катнашты.
Язгы җылы көннәр җитү белән район кешеләренең мәшәкатьләре артты. Укучыларыбызга район авылларындагы хәлләр һәм авыл җирлекләренең ничек яшәүләре турында бераз сөйләп китик әле
22 апрельдә райсовет бинасында (Совет мәйданы, 2) гражданнарны Ростехнадзор Идел буе идарәсе Түбән Кама территориаль бүлеге хезмәткәрләренең күчмә  кабул итүе булачак

18
апрель, 2014 ел
җомга
21 һәм 22 апрельдә гражданнарга хокук ярдәме күрсәтү һәм аларның хезмәт хокукларын яклауны тәэмин итү өчен телефон  “кайнар линия”се ачылды
Сишәмбе көнне, 22 апрельдә, иртәнге 8дә район мәдәният йортында бушлай өйрәтү семинары узачак, анда селекция, орлыкчылык һәм бәрәңгене саклау буенча республиканың әйдәп баручы белгечләре чакырыла
Хөрмәтле аталар, абыйлар-энеләр, апалар-сеңелләр! Христос терелде!

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
15 апрельдә “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе”нең Алексеевк районындагы мәгариф бүлеге Алексеевск районының яшьләр эшләре, спорт  һәм туризм бүлеге, балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе, аграр колледж белән берлектә Меша елгасы буйлап бер көнлек сәяхәт оештырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International