Меша елгасы буйлап бер көнлек сәяхәт

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Чара яшьләр арасында актив ял һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Егетләр катамаранны җыярга һәм аңа идарә итәргә, учак ягып җибәрергә һәм ашарга пешерергә өйрәнделәр.

Сәяхәтнең тагын бер максаты киләчәктә башлаган эшләрен дәвам иттерәчәк – яшьләр арасында актив ялны алга җибәрә алачак кешеләрне сайлап алу иде. Киләчәктә елга буйлап сәяхәттә яки җәяүле походта катнашырга теләүче һәркемгә үз теләкләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International