ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
28 гыйнварда көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяктан исүче җилнең секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе көтелә. Автомобиль хәрәкәте траекториясенә яннан исүче көчле җилнең  көтмәгәндә, бигрәк тә кырларда, китереп бәрү куркынычы уңаеннан  Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искә  төшерә.
Алексеевскилылар Чистайда “Алтын алка” клубының яшь хоккейчылары (2000-2001 елгы) арасында булып узган зона республика ярышларында җиңеп чыктылар.
23 гыйнварда 1нче Алексеевск урта мәктәбе базасында директорлар, белем бирү оешмалары мөдирләре, профсоюз оешмалары вәкилләренең киңәшмәсе булды.
“ФОРПОСТ” Үзәгенең яшьләр эше буенча белгече Лилия Кашапова һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсенең өлкән инспекторы Илшат Мәннанов аграр колледж студентлары арасында “Студентлар десанты” исемле акция үткәрде.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Биләр спорт комплексының спорт мәйданчыгында “Әкият” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен физик культура буенча инструктор Нина Серова һәм өстәмә белем бирү педагогы Оксана Шерстобитова тәрбиячеләр ярдәмендә “Нәниләр спорт ача” исемле “Күңелле стартлар” оештырды.

26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
24 гыйнварда Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында Алексеевск муниципаль районы  башлыгы призларына ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир ачылды.
Нәфис Раштуа балы узган атна азагында Чистайда булып узды. Анда Алексеевскиның “Свет миру” дип аталган яшьләр правослау хәрәкәтендә катнашучылары барды.
Җыелышта мәктәпне тәмамлаучыларның ата-аналары, ата-аналар комитетлары  вәкилләре, мәктәп директорлары һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүне тикшерделәр.
Бистәнең беренче мәктәбендә 2002 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында баскетбол буенча ачык республика турниры булып узды.
23 гыйнварда 12нче 7 минутта Зеленодольскиның Ленин урамында инкассатор эштән бирелгән коралдан кулдашының аягына атып, “Фольксваген Амарок” (дәүләт номеры Т669ОС/116rus) инкассатор автомашинасына 60 млн. сум акчаны ала да, билгесез юнәлештә китеп бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International