
|
Нәфис Раштуа балы узган атна азагында Чистайда булып узды. Анда Алексеевскиның “Свет миру” дип аталган яшьләр правослау хәрәкәтендә катнашучылары барды. Чистай яшьләр үзәге менә ничә ел инде Казан, Түбән Кама, Чистай, Алексеевск, Болгар, республиканың башка шәһәрләре һәм районнары яшьләренең очрашу урыны булып тора. Ел саен аралашу һәм танышуның мондый формасы популярлашканнан-популярлаша бара. Бу юлы Раштуа балы музыка астында вальс биеп әйләнергә теләгән кешеләрне чак кына сыйдыра алды. Кичә халәте күңелгә ятышлы иде. Яшь егетләр һәм кызларның килеш-кыяфәте бал традицияләренә туры килеп торды: ап-ак күлмәкләр, ялтыратканчы чистартылган ботинкалар, пиджаклар һәм фраклар. Аларга күбәләкләр һәм ак бишбармаклар, шулай ук репетицияләр вакытында турайтылган төз гәүдәләр нәфислек өсти. Кызлар тун һәм мантолы купшы бал күлмәкләреннән алып идәннән сөйрәлүче матур кичке күлмәкләргә кадәр төрле-төрле күлмәкләр кигәннәр. Туташлар һәрвакыттагыча үзләренең кавалерларын һәм залдагы балда башка катнашучыларның игътибарын җәлеп итеп, матур-матур бизәнү әйберләре такканнар һәм күркәм прическалар ясаганнар. Үткәрү урынының үзенә килгәндә исә, ул да әлеге күренешкә үзенә бертөрле ямь өстәп тора: бизәкле биек түшәмнәр, зур картиналар, колонналы иркен зал. Анда берьюлы берничә дистә пар бии алды. Фуршет өстәле әзерләнгән үзенчәлекле балконда югары катлау кешеләренә хас әңгәмәләр алып барылды. |