Кызлар сынатмый

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Турнирда Арча, Алексеевск (Ромодан һәм район үзәгенең икенче мәктәбеннән җыелма), Аксубай һәм Балтач командалары катнашты. Уеннар һәр команда өчен бик киеренке үтте: спортчылар берникадәр кыенлыклар да кичерделәр, чөнки аерылып торган алда баручылар күренмәде.

Арча командасы белән беренче уенны безнең баскетболчылар ике өлешен оттырды, һәм өченче өлеш ахырында гына исәп тигезләнде. Дүртенчесендә очкога очко уйнадылар. Нәтиҗәдә безнең команда 21:20 исәбе белән җиңде. Аксубай командасын спортчыларыбыз ышанычлырак 38 :33 исәбе белән җиңделәр. Ә балтачлылар безгә 24:17 исәбе белән, шулай ук Аксубай спортчыларына да җиңелделәр. Йомгаклау нәтиҗәләре: балтачлылар 4 урынны яулады, 3 урын – Аксубай спортчыларында, 2 урында – Арча һәм безнең кызлар, дип хәбәр итте безгә тренер-укытучы Сергей Кудряшов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International