Татарстан Пенсия фонды хезмәткәрләре “Гражданинның шәхси кабинеты”ның нәрсә икәнлеге турында сөйлиләр:
Алексеевскиның “Кайгырту” приюты тәрбияләнүчеләре бөтен дөньяга таныш “Дю Солей” циркының күңел ачу тамашасына бардылар.
Арчада узган билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионатында Алексеевск көрәшчеләре ике – беренче, өч – икенче һәм ике өченче урынны алдылар.
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итә: лагерьләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында барлык балалар лагерьләре эшли башлар алдыннан составына районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре керә торган лагерьләрне кабул итүче комиссия тарафыннан тикшерелә.
Балаларга ярдәмгә
Район үзәгенең көнчыгыш өлешендә 50 чыршы һәм нарат үсентесе утыртылды. Акциядә барлыгы 40 кеше яхшылык эшләде.
Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында “Киноны үстерү тарихы” исемле яңа күргәзмә эшли.
23 апрельдә Түбән Тигәнәле авылы мәдәният йортында да Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее көнен билгеләп үтү уңаеннан “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дип аталган зур әдәби-музыкаль кичә булып узды.
Зур Полянка авыл җирлегенең Александровка авылы кешеләре халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәре Галина Барановага рәхмәт әйтәләр.
Район үзәге җәмәгатьчелеге җәмәгать пространствосын үстерү буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман командасыннан яшь архитекторлар вәкилләре тәкъдим иткән район үзәгендә парк зоналарын үстерү проектлары турында кызып-кызып фикер алышты. Район үзәгенең ике объектын төзүгә билгеләнгән республика акчасының гомуми суммасы 19 миллион сум тәшкил итә. Әлбәттә, муниципаль акча да каралган. Парк зоналарын төзекләндерү буенча бөтен эш бу елның көзенә тәмамланырга тиеш.