“Балалар ышаныч телефоны”

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Быел Балалар ышаныч телефоны көне “Нәрсә турында дәшмәвеңне әйт” девизы астында уза. “Ышаныч телефоны” консультантлары бәхәсләр, көчләү, стресслар яки ялгызлык белән бәйләнгән авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга һәм яшүсмерләргә бушлай һәм аноним ашыгыч психологик ярдәм күрсәтәләр.
“Балалар ышаныч телефоны”ның Бердәм гомумроссия номеры (8-800-2000-122) балалар белән рәхимсез эш итүгә каршы көрәшү буенча Гомуммилли мәгълүмати кампания кысаларында 2010 елда булдырылды. Бу телефонга шалтыратып күңелеңне бушатырга, проблемаң белән уртаклашырга һәм киңәш сорарга була. Әлеге номерга, алдарак әйтеп үтелгәнчә, теләсә нинди стационар һәм кәрәзле телефоннан бушлай шалтыратырга мөмкин. Балаларга һәм ата-аналарга психологик һәм мәгълүмати ярдәмне махсус әзерлек узган профессиональ психологлар күрсәтә.
Шунысын да истә тотарга кирәк: абунәчеләрнең фикерләре гаепләнми, тикшерелми һәм тәнкыйть ителми. Бу сөйләшү өчен уңай шартлар тудырырга һәм проблеманы тирәнтен аңлап төшенергә мөмкинлек бирә.
Абунәчеләр мөрәҗәгать иткәндә үзләренең исемнәрен, кайда икәнлекләрен һәм башка яшерен мәгълүматларын сер итеп саклау хокукына ия. Шуның белән бергә әңгәмәнең эчтәлеге язып алынмый һәм фаш ителми.
Игътибар
Хәзерге “ышаныч телефоны”ның төп үрнәге булган хезмәткә инглиз священнигы Чад Вара нигез сала, ул өметсезлеккә бирелгән кешеләргә телефон буенча үзенә шалтыратырга тәкъдим итә. Мөрәҗәгатьләр шулкадәр күп була ки, ул берүзе генә өлгерә алмый башлый һәм ирекле ярдәмчеләр таба, ә 1953 елда телефон ярдәме хезмәте оештыра. Чад Вараның идеясе кызыклы булып чыга, һәм шуннан соңгы елларда телефон ярдәме хезмәте күп кенә Европа илләрендә пәйда була. Шуннан соң “ышаныч телефоны”, авыр хәлләрдә калган кешеләргә булышып, бөтен дөньяда уңышлы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International