Авылда – зур бәйрәм “Тукай яши безнең йөрәкләрдә”

2016 елның 13 мае, җомга

Габдула Тукай кечкенәдән үк халыкның моң-зарын ишетеп үскән нечкә күңелле, зирәк акыллы бала була, шагыйрь булгач, аларны үз сазына салып җырлый. Халык көйләрен бик яратып тыңлый ул. Югары Майнадан Ксения Хәбибуллина башкаруында “Тибрәлә җыр күңелдә”, Рамилә Хатыйпова башкаруында “Син – минем сагышларым”, Кр.Бараннан Дима Барановның “Театр”ы, Юеш Көрнәле кызлары башкаруында “Сандугач” исемле җыр-моңнары бик зур тәэсирләр калдырды.

“Күпме шигырьләргә сокландым мин,

Күңелемә күчте ялкыны.

Ә шулай да синең, Тукай ага,

Шигырьләрең иң-иң якыны”, –

дип Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен оста-сәнгатьле итеп сөйләделәр  Түбән Тигәнәле авылыннан Камил Сәхәбетдинов белән Айнур Гыйльметдинов. Ә инде бертуган Айзилә белән Алсу Мәүлетоваларның    “Бала белән күбәләк” шигъри композициясе тамашачыларда елмаю катыш соклану тудырды. Аларны тамашачылар алкышларга күмделәр.

Шулай ук Кр.Бараннан  Аня Баранова, Дима Баранов, Валерия Зайцева, Зур Тигәнәледән Нәргиз, Югары Майнадан Ксения Хәбибуллина, Урманасты Шонталысыннан Фәнил Вәлиевнең чыгышлары да тамашачыларга ошады.

“...Мә,Тукай, ал, тот кулымны!

Дустың әрнеп җыр яза,

Сагынып илнең зур шагыйрен

Җырлый-җырлый моңлана.

Бәйрәмебезгә үзешчән авторлар Габдулла Тукайга багышлап үзләре язган  әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Түбән Тигәнәле авылынан Гөлүсә Сибатова – “Тукайга мәдхия”, Кыр Шонталысыннан Сәхлия апа Җиһаншина “Тукай турында уйланулар”, Зур Тигәнәледән Рәхилә Хәйбуллина “Балачагым хыялы”, Коры Көрнәледән Зөһрәбикә Гыймадиева “Юбилей уңаеннан” дигән шигырьләре белән шагыйрьнең һәр татар күңелендә мәңгелек икәнен расладылар.

Бәйрәм күмәкләшеп зал белән бергә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Авылдашлар һәм бәйрәмдә катнашучылар шундый затлы бәйрәм оештырганнары, истәлекле бүләкләр тапшырганнары, мул итеп чәй өстәле әзерләргә булышканнары өчен район мәдәният бүлегенә рәхмәт әйттеләр.

–      Шундый матур бәйрәмнәр телебезне, мәдәниятебезне сакларга һәм үстерергә булыша, – дип бәйрәмгә йомгак ясады район мәдәният йортының методик кабинеты җитәкчесе Рәфидә Гатина. – Татарча мондый чаралар еш үткәрелгәнлектән, татар авыллары коллективлары бик матур, профессиональ дәрәҗәдә  чыгыш ясарга өйрәнделәр. Бик затлы номерлар алып киләләр, бер-берсен уздырырга тырышып, андый чараларга бик зур әзерлек эшләре алып баралар. Образларга туры китереп, киемнәрне дә үз акчаларына үзләре тегәләр. Балалар да бик әйбәт әзерләнгән иделәр. Алар нинди образга кереп уйнасалар, шул образларны ачыклап бирүче киемнәр кигән иделәр. Тукайның тормышыннан алынган кадрлар һәм аның шигырьләренә төшерелгән мультфильмнар слайдларда күрсәтеп барылды. Чарада катнашмаган балалар да Тукай чоры балалары кебек киенгән иделәр. Бу да сокландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International