Республика программалары Идеяләр бәхәстә туа

2016 елның 13 мае, җомга

Районның җәмәгать Совет вәкилләре һәм күп кенә башка активистлар эшләгән семинар район үзәгенең 1 нче мәктәбендә булды һәм “Мамонов урамындагы паркның һәм 8 нче Март урамындагы сулыкның бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталды.
Баштан Казан архитекторлары ике проектны да тәкъдим иттеләр, ә аннары сигез җәмәгатьче төркеменә фикер алышырга, язма рәвештә һәм телдән төзәтмәләр һәм тәкъдимнәр кертергә тәкъдим иттеләр. “Юл төзүчеләр” паркы буенча да, сулыкның эшләве буенча да (ул яшәү дәверендә күп кенә үзгәрешләргә дучар ителде) тәкъдимнәр күп, бик күп булды.
Алексеевскилылар активлык күрсәтте. Мамонов урамындагы паркка әвеслек, душ кабиналары, бәдрәфләр, пляж зонасы һәм күп кенә башка өстәмәләрне керттеләр. Әгәр тәкъдим ителгәннәрның һәммәсе дә гамәлгә ашса, парк район үзәгендә иң кирәкле ял итү урынына әйләнәчәк.
 8 нче Март урамындагы сулыкны үстерү турында да кайнар фикер алышу булды. Берәүләр “тыныч ял итү” өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тәкъдим итте, ләкин күпчелек коену өчен әйбәт зона булдыру яклы булды. Фикерләр аерылды, бары тик белгечләр генә, барлык тәкъдимнәрне исәпкә алып, биредә нәрсә булачагын хәл итәчәкләр.
 Әлегә бөтен проектлар эшләп бетерелә һәм алексеевскилылар көтә, ә сулыкта аны тирәнәйтү эшләре дәвам итә, биредә тирәнлек 2,5 метрлар чамасы булачак.
Тулырак мәгълүматны һәм фотоларны бенең alekseyevsk.ru сайтыннан карый аласыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International