Цирк артистлары “Татнефтьарена”да чыгыш ясадылар. Приют тәрбиячесе Владимир Егоров сүзләренә караганда, балалар чын сәнгать карап кайтканнар: клоуннар тамашачыларны эчләре катканчы көлдергәннәр, акробатлар куркыныч трюклар күрсәткәннәр. Шоу әле тагын костюмнарның төрлелеге белән дә, гаҗәеп музыка белән дә аерылып торган. Болар барысы да, һичшиксез, артистларның профессиональлеген ассызыклаган. Юкка гына әлеге сәфәр балаларда әйтеп бетергесез хисләр калдырмагандыр.