ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 30 июлендә сәгать 10 да   "Казан" Гаилә үзәгендә (Казан шәһәре,Сибгат Хәким урамы, 4) триатлон буенча "Казан триатлоны-2017"  ярышлары булачак. Теләге булган бөтен кешедән катнашуын сорыйбыз. Ярышлар ике дисциплинада: спринт һәм суперспринтта үтәчәк.


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

11 июльдә сәгать 10 да район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының унбишенче утырышы булачак.

2017 елның 15 июненнән 18 ноябренә кадәр эшләүче яшьләрнең ел саен “Безнең заман” бишенче ачык республика телевизион иҗат фестивале үткәрелә. Ул ЯрЧаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Казан шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын үз эченә ала. Суперфинал һәм гала-концерт Казанда булачак.

7 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәме алдыннан социаль яклау һәм “Красный Восток” мәдәният йорты хезмәткәрләре приютта тәрбияләнүчеләр өчен мавыктыргыч программа әзерләделәр.

“Барысы да  мәхәббәттән башлана!”. Гаилә шул нәрсә ул, аны табуы бик авыр, ә югалтуы куркыныч. Гаилә ул  –кеше тормышында иң әһәмиятле нәрсә. Гаилә һәрвакыт синең белән була торган нәрсә ул. Гаилә ул – бәхет һәм өйдә мәхәббәт.


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Калькулятордан файдалану өчен http://kt.tatarstan.ruсайтына “Обращение и прием граждан” менюсына керергә кирәк, шуннан соң сез “Калькулятор коммунальных платежей” (“Коммуналь түләүләр калькуляторы”) тәрәзәсен күрерсез. Беренче этапта шәһәр исемен, аннары исәп-хисап чорын, шулай ук яшәү шартлары адресын – гомуми мәйданны, өйнең тибын, теркәлгән гражданнар санын күрсәтергә кирәк булачак. Шуннан соң барысы да  инструкция буенча.

8 июльдә татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны бәйрәм итү вакытында мәйданда авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын, предприятие һәм оешма хезмәтчәннәрен сәламләделәр.


7
июль, 2017 ел
җомга

Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Смелова Надежда Леонидовна бүләкләнде.
 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Зирекле авылында Кәримовлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Быел бу ир белән хатын бергә яшәүләренең 55 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.
 

4 июльдә Казаков урамында урнашкан паркта асфальтта “Кояшлы җәй”  рәсемнәр конкурсы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International