2018 елның 1 гыйнварында Зур Тигәнәле авылы башлыгы Салават Җәүдәт улы Әхмәтҗанов Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Зур Тигәнәле авылында яшәүче Әхмәтшина Галия Харискызын 90 яшьлеге белән котлады һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырды.
Алексеевск районының парклары һәм скверлары Яңа ел каникулларында кешеләр белән тулып торды. Алексеевскилылар актив ялга һәрчак өстенлек бирделәр.
2018 елның 10 гыйнварында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.Чурин,социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы М.Солдатова һәм ветераннарның район советы рәисе Е.Макарихина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск бистәсе кешесе Бариева Гөлсем Вилдан кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
“Ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү 3 процентка артты», – диде авыл хуҗалыгы министры Бөтенроссия аграр киңәшмәсендә. Исегезгә төшерәбез: ноябрьдә Федерация Советында чыгыш ясап, Ткачев үсеш 3,5% булыр, дип фаразлаган иде.
Район үзәгенең икенче мәктәбе укучылары каникуллар алдыннан кошларга яңа ел бүләге ясадылар.
Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Гатауллина Фәния Хәмит кызы бүләкләнде.
2017 елның 30 декабрендә кичке 6 дан 31 декабрендә кичке 6 га кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны якынлашып килүче 2018 ел белән котлады.
Төзелеш программаларын гамәлгә ашыру буенча узып баручы елга йомгакны без Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев белән ясадык.
2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк.