“Ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү 3 процентка артты», – диде авыл хуҗалыгы министры Бөтенроссия аграр киңәшмәсендә. Исегезгә төшерәбез: ноябрьдә Федерация Советында чыгыш ясап, Ткачев үсеш 3,5% булыр, дип фаразлаган иде.
Элегрәк югары трибуналардан гоуррлык белән, АПК Россия икътисадының төп драйверына әйләнде, дип хәбәр ителсә дә, Росстатның соңгы мәгълүматлары агросекторда хәлнең триумфальлеген шик астына ала. Сентябрь белән чагыштырганда октябрьдә авыл хуҗалыгы продукциясен эшләп чыгару 35,3 % ка кимеде. Күрсәткечләр беренче тапкыр июньдә һәм июльдә (1,3% һәм 2,7% ка) кими башлады. Бу 2015 елның июленнән башлап беренче кимү иде.
Россия агросәнәгать комплексы өчен елның нинди булуына һәм аграрийларны киләсе елда нәрсә көтүенә аграр мәсьәләләр буенча РФ Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин аңлатма бирә:
Сез ничек уйлыйсыз, әгәр уңыш күләме 10 процентка артса, ә бер тонна өчен сату бәясе ике тапкыр кимесә, монда безнең крестьяннар өчен нинди дә булса бәхет бармы?
Бездә хәзер тавык, дуңгыз ите артыгы белән җитештерелә, ә сөт буенча үзебезне 60 процентка да тәэмин итә алмыйбыз.
Киләчәктә барысы да әйбәт булыр, дип әйтә алмыйм. Әгәр бездә барысы да җиңел һәм татлы гына булса, без хәзерге кебек хәлдә калмаган булыр идек. Бездә авыл хуҗалыгында хәлләр елдан-ел катлаулана бара...
Илебездә күп кенә кешеләргә бу тармакның бик тә авыр тармак икәнен аңлатырга кирәк. Әгәр бүгенге көнгә карасаң, мин әлегә хәлне ничек итеп яхшыртырга мөмкин булу ысулын күрмим. Дәүләт һәрвакыт азык-төлек җитештерүнең табышлы булуына гарантия бирә алмый. Менә Германияне генә алыйк: әгәр анда фермердан ашлыкны тоннасын 186 еврога арзанракка сатып алсаң, бу бәягә сатып алучыны төрмәгә утырталар, чөнки фермерлар бөлгенлеккә төшсә, авыл хуҗалыгын торгызуга дәүләткә триллионнарча евро акча түләргә туры киләчәк.
Гомумән алганда, Европада авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә ел саен 126 миллиард евро сарыф итәләр, ә бит безнең территория Европаныкыннан күпкә зуррак. Шуңа күрә аларны бәхетлеләр дип санарга мөмкин: аларга субсидия бездәгегә караганда шактый күбрәк бирелә, икенче яктан караганда, бездә өстенлекләр бар, аларны без үстерергә тиешбез.
Мин инде элегрәк, бүгенге көндә Европа фермеры 56 процент дәүләт хезмәткәре, аларның хәтта шундый формулировкасы да бар, дип бер тапкыр гына әйтмәдем. Аның 56-58% керемен субсидияләр тәшкил итә. Бу җирдә эшләүче һәм авылда яшәүче кешеләргә булышу өчен генә түгел, ә бәлки шәһәрдә яшәүчеләрнең икмәкләре сыйфатлы, ә аның бәясе юньрәк булсын өчен эшләнә.
Авылда яшәүче һәм эшләүче кешенең кереме нык үскән илләрдә шәһәрдә яшәүчеләрнекенә караганда югарырак. Шәһәр уңайлыкларының булмавы шуның белән компенсацияләнә.