2018 елның 1 гыйнварында Зур Тигәнәле авылы башлыгы Салават Җәүдәт улы Әхмәтҗанов Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Зур Тигәнәле авылында яшәүче Әхмәтшина Галия Харискызын 90 яшьлеге белән котлады һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырды.
Әхмәтшина Галия Харис кызы Әлки районының Иске Салман авылында туа. Гаилә ишле була. Әтиләре Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында 40 ел мәктәп директоры булып эшли. Гаиләнең хуҗалыгы зур булып, умартачылык белән шөгыльләнә.
Галия Харис кызы Бөек Ватан сугышы вакытында, барлык яшьтәшләре кебек үк, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша һәм колхозда төрле эшләрдә эшли. Мәрхүм ире Хәмзә Мөбәракша улы белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары әти-әниләре үрнәгендә үз гаиләләрен коралар. Галия Харис кызының дүрт оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. Ул 48 ел укытучы булып эшләде һәм гомере буена җитәкче урыннарда - мәктәп директоры, парторг, колхоз рәисе булып хезмәт куйган иренең ышанычлы тылы булды. Галия Харис кызы, олы яшьтә булуына да карамастан, күңел көрлеген югалтмый.