Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны якынлашып килүче 2018 ел белән котлады.
- Кадерле алексеевскилылар! Хәзер, без узган елга йомгак ясаганда һәм киләчәккә планнар корганда, безне тотрыклылыкка омтылыш, туган җиребездә бәхетле яшәү, үз талантларыбызны һәм мөмкинлекләребезне гамәлгә ашыру теләге берләштерә. Узган ел һәркайсыбызда ниндидер бер үзенчәлеге белән истә калачак. 2017 елны озатканда без аны искә төшерәбез, эшләнгән эшләргә йомгак ясыйбыз, казанышларга сөенәбез.Мин районның бөтен кешесенә аңлаганы, ышанганы һәмхуплаганы, хезмәт сөючәнлеге һәм район тормышында актив катнашканы өчен рәхмәт әйтәм. Эшләгәннәребезнең барысына да без үзебез ирештек. Ә эшләнгән эшләр байтак: без төзелеш проектларын гамәлгә ашырдык, социаль өлкә объектларын файдалануга керттек. Без төзелеш өлкәсендә югары темпларны саклап кала алдык. Бер елда 14696 кв.м торак төзелде. Әле Яңа ел алдыннан гына Лебедино авылыннан унике гаилә яңа өйләрдә өй туйлары үткәрде, гражданнарны тузган торактан күчерү программасы төгәлләде.
Узып баручы ел, һичшиксез, мул уңышы белән хәтеребездә калыр: район авыл хуҗалыгы эшчәннәре 170 мең тонна ашлык җыеп алдылар.
Район икътисадына лаеклы өлеш кертүче предприятиеләребез “Алексеевскдорстой”ААҖ, “Керамика Маркет”ЧҖҖ, “Алексеевск керамикасы”ААҖ, “Инженерлык челтәрләре”, Алексеевск сөт заводы коллективларының, авыл төзүчеләренең хезмәте өчен рәхмәт әйтәм. Киләсе елның нинди булачагы һәм аның нәрсә китерәчәге күбесенчә безнең һәркайсыбызга бәйле. Ә үз көчеңә ышаныч, энтузиазм, җаваплылык барлык планнарны тормышка ашырырга, тормышыбызны тагын да кызыклырак һәм баерак итәргә булышачак. Киләсе ел районның бөтен халкы өчен уңышлы һәм нәтиҗәле, әйбәт вакыйгалар һәм игелекле эшләр белән тулы яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар елы булсын.
Барлык алексеевскилыларга чын күңелдән иминлек һәм тотрыклылык телим. Янәшәгездә һәрчак якыннарыгыз һәм дусларыгыз булсын, ә өйләрегездә мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен.
Яңа ел белән, кадерле якташларым! Яңа, 2018 ел белән!