Төзелеш программаларын гамәлгә ашыру буенча узып баручы елга йомгакны без Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев белән ясадык.
Район икътисадының үсеше
– Дамир Әмирович, икътисад үсешендә узган ел белән чагыштырганда процент нисбәте нинди?
- Бу сан 104 % тәшкил итә. Икътисадның барлык тармаклары шактый яхшы эшләде, билгеләнгән планнарның барысы да үтәлде. Асылда без узган елгы күрсәткечләрне яхшырттык. Бу яктан иң зур рольне “Алексеевскдорстрой” предприятиесе үти. Шулай ук район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, “Алексеевск керамикасы”, Алексеевск сөт-консерв комбинаты, “Эдем”, райпо, “Керамика Маркет” һәм “Мостовик” бәяләп бетергесез өлеш кертәләр.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлкәсе
Торакны файдалануга тапшыру күләмнәре нинди?
- Ел саен безнең районда 14 мең квадрат метр торак файдалануга кертелә. Ә бу – 100 дән артык өй.
2018 елга планнар
– 2018 елга планнарыгыз нинди? Нинди төзелеш программаларын гамәлгә ашырасы бар?
- 2018 елга иң зур төзелеш проектларының берсе – район үзәгенең 1 нче мәктәбе янында яңа спорт комплексы төзү. Шулай ук планда – район үзәгендә 12 шәр фатирлы ике өй, Кыркүл авылында АПК программасы буенча ун торак өй төзүне төгәлләү. Ләкин алексеевскилылар өчен яр буйларын төзекләндерү иң көтеп алган вакыйгадыр, мөгаен. Гагарин урамыннан Ахтырка елгасына кадәр 700 метр яр буйлары төзекләндерелде. Яр буйлары шулай ук Просторная урамы тирәсендә дә төзеләчәк. Ул ике елга исәпләнгән. Коену зоналарын төзекләндерү генә түгел, ә бәлки балалар һәм спорт мәйданчыкларын, ял итү урыннарын торгызу да күздә тотыла. Биләр авылында, атап әйткәндә, Изге чишмәдә шактый гына төзелеш чаралары планлаштырыла. Билярка елгасын чистарту буенча зур эш башкарасы: аны тирәнәйтәсе, ярларын ныгытасы, ике буаның каскадларын торгызасы бар.
Шулай ук “Фәнсар” белем бирү үзәген киңәйтү дә планлаштырыла, торак корпуслар саны арттырылачак. Моны шушы уникаль урынга (Биләр Изге чишмәсе) хаҗ кылучылар, район кунаклары, шулай ук ел саен үткәрелә торган “Сәләт” форумында катнашучыларның кызыксынуы зур булу таләп итә. Шулай ук киләсе елда Тиган Булак авылында яңа клуб, “Әтәчкәй” балалар бакчасы, Алексеевск үзәк район хастаханәсе, Биләр авыл җирлеге Советын капиталь ремонтлау, Кыр Шунталысында фельдшер-акушерлык пунктын төзү дә планлаштырыла. Яңа юллар салыначак, бистәнең көнчыгыш урамында күп фатирлы өйләрнең килү-китү юллары ремонтланачак. Авыл җирләрендә юллар төзү һәм халыкны су белән тәэмин итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Кр. Баранда, Шәмәдә, Масловкада гидротехник корылмаларга ремонт ясалачак.
Авыл хуҗалыгы тармагы
– Авыл хуҗалыгы тармагында нинди төзелеш эшләре гамәлгә ашырылачак?
- “Алексеевск” халык предприятиесендә ферма төзүнең беренче этабы төгәлләнде – алты бинаның бишесе файдалануга кертелде. Урта Тигәнәледә (“Алга” колхозы) 400 терлеккә исәпләнгән ферманың беренче өлешен файдалануга керттеләр, тагын 400 гә якынга исәпләнгәнен 2018 елда кертү планлаштырыла. Шартлар тулысынча хәзерге чынбарлыкка һәм таләпләргә җавап бирә.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, узып баручы ел уңышлылык күрсәткечләре буенча рекордлы булды. Район игеннәрне урып-җыюда 150 мең тонна санын узып китте. Безнең район – авыл хуҗалыгы районы. Кешеләр өчен шәхси ярдәмче хуҗалык төп хуҗалык булып кала. Авыл кешеләренең хезмәте – иң авыр хезмәтләрнең берсе. Бу авылларга даими ярдәм итәргә: юллар төзергә, авылларны ут һәм су белән тәэмин итәргә тиешләр, дигән сүз. Без моның өчен бөтен тырышлыкны куябыз. Су белән тәэмин итү – әһәмиятле мизгелләрнең берсе. Бүген “Водоканал” хезмәткәрләргә хезмәт хакын тоткарлыксыз түли. Ниятебез – бу предприятиене зыянга эшләүдән чыгару.
Сөт заводының икенче тормышы
– Алексеевск сөт заводы икенче гомерен кичерә. Анда эшләр ничек тора?
- Әйе, Алексеевск сөт заводы ике ел туктап торганнан соң яңадан эшли башлады. Бүген ул тәүлегенә йөз тоннага якын сөт кабул итә. Шундый зур предприятиене эшләтә башлау – бу әле тагын буш урыннар базарын киңәйтү дә. Планда – предприятие күләмнәрен арттыру һәм ассортиментны киңәйтү.
Куркынычсызлык
– Дамир Әмирович, Сез районыбызда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе дә. Бу өлкәдә нинди эш үткәрелде?
- Әйе, бу яктан да җитди эш башкарылды: яңа җәяүле сукмаклары салынды. Алар буйлап мәктәп укучылары уку урынына, атап әйткәндә, район үзәгенең 1 нче мәктәбеннән Оренбург трактына кадәр бер дә курыкмыйча барып җитәләр. Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче мәктәп янында юлдан балаларның контрольсез йөрүенә комачаулаучы саклагыч киртәләр, бистә эчендә автомобильләрнең хәрәкәт тизлеген чикләүче билгеләр куелды. Җәяүле кичүләре ясалды, кояш батареяләрендә кисәтүче светофорлар урнаштырылды.
Гоголь урамыннан 2 нче мәктәпкә кадәр, Чистай урамыннан 3 нче мәктәпкә кадәр (“Кояшкай” балалар бакчасы аша) җәяүле юллары төзү ният ителә. Шулай ук Зур Полянка һәм Юеш Көрнәле авыллары тирәсендәге юлларны да яктыртырга кирәк булачак.
Узып киткән елда байтак эшләнде. Ләкин тагын да зуррак эшләр башкарасы бар әле. Бары тик уртак тырышлык белән генә без үз районыбызны, бистәбезне матуррак һәм төзегрәк итә алачакбыз. Кадерле алексеевскилылар, мин сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйм. Гаиләләрегездә ямь һәм гармония хөкем сөрсен. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телим.