Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр: 2018 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә көндез һәм төнлә көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда 16 метрга кадәр) тизлектә җил.
24 июльдә иртәнге 8 дән 12 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе өлешләп катнашу килешүләрен теркәү мәсьәләләре буенча Бердәм “кайнар линия” көне үткәрә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Балаларны автобусларда төркемләп йөртүне оештыру турында”гы 2017 ел, 23 декабрь, 1621 санлы кагыйдәләре нигезендә 2018 елның 1 июленнән балаларны транспорт чарасы түбәсендә сары яки кызгылт сары төстәге маягы янып торганда гына автобусларда төркемләп йөртү рөхсәт ителә.
18 июльдә хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Урта Тигәнәле авылы кешесе Садыйков Минхаҗип Вагыйз улы туксанынчы туган көнен каршылый.
Хәзер хезмәт турындагы законнарны бозулар турында “Халык контроле”нә хәбәр итәргә мөмкин.
Алексеевск районы җәмәгатьчелеге,
халык контроленә мөрәҗәгать итеп, контрафакт алкогольгә каршы көрәштә мөһим роль уйный ала.
Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлегенең 8 нче бер мандатлы сайлау округы сайлаучылары белән 2018 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр вәкаләтле органнарына “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.
Хөрмәтле абунәчеләр, “Заря” һәм “Таң” газеталарына срогыннан элек язылу старт алды.
2019 елның беренче яртыеллыгына иске бәяләр буенча язылырга ашыгыгыз: физик затлар өчен - 651,48 сум, юридик затлар һәм оешмалар өчен - 741,48 сум.
Район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүне тәмамладылар һәм бөртеклеләрне урып-җыюга керештеләр.
Хәзерге вакытта Татарстанга якын булган Россия төбәкләрендә йогышлы авыруның 60 очрагы ачыкланган: Самарада – 15, Пензада – 14, Курскта – 7, Саратовта - 4, Смоленскта – 3, Орловта – 6, Ростовта – 3, Түбән Новгород өлкәсендә - 1 һәм Чуашстан Республикасында – 7. - Безнең өчен иң куркынычы – Чуашстан Республикасы, чөнки бөтен яктан караганда да без алар белән бәйле. Биредә бер атна эчендә 50-60 баш кош-корт үлгән очраклар бар. Әлеге республикадан безгә бик күп кош-корт керә. Шуңа күрә кош гриппының Татарстанга да керү куркынычы зур, - диде Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов.