ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2018 ел
якшәмбе

2018 елның 24 августына  Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  белән  Татарстан Республикасы буенча Россия суд приставларының Федераль  хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасарының гражданнарны бергәләп кабул итүе планлаштырыла.

 

 

Суд карарларының  үтәлеш мәсьәләләре буенча телефон “кайнар линия”се.


17
август, 2018 ел
җомга

 Бүген Алексеевск район мәдәният йортында балалар һәм ата-аналар өчен бәйрәм чарасы оештырылды, анда 83 булачак 1 нче сыйныф баласы ранецлар һәм кирәкле канцелярия товарлары алды.


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Алексеевск районында спорт бәйрәме булып узды.

–  Масловкага Казан, Чистай,  Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары  балалары килде.

Пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча белешмәлек

Сер түгел, күп кенә эш бирүчеләр пенсия алды яшендәге гражданинны эшкә урнаштыруга каршылык күрсәтәләр. Ләкин Россия законнары буенча гражданинның пенсия алды яшенә җитүе  хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шулай    ук эшкә алганда чикләүләр кую өчен сәбәп булып тора алмый.

 Татарстан Республикасы Алексеевск районы территориаль сайлау комиссиясе 2018 елның 29 августыннан 4 сентябренә кадәр һәм  668, 676, 690, 706 нчы участок сайлау комиссияләре  2018 елның 5 сентябреннән 8 сентябренә кадәр  көн саен гаризаларны карыйлар һәм игътибарга алырлык сәбәпләр (отпуск,  командировка,  уку һәм хезмәт эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм иҗтимагый вазыйфаларны үтәү, сәламәтлек һәм башка сәбәпләр - Россия Федерациясе  гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре турында”гы  67-ФЗ санлы  Федераль законның 65 маддәсе) буенча  Алексеевск муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнары депутатларын сайлаучылар исемлегенә каертелгән сайлау участогында өстәмә сайлауларда тавыш бирүдә катнаша алмаган сайлаучыларның срогыннан элек тавыш бирүен үткәрәләр.

 16 августка авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча район хуҗалыклары 82 мең тонна ашлык суктырганнар, 28 мең гектар теземнәргә салганнар.

Көзге культураларны урып-җыю төгәлләнде диярлек. Урак соң башлануга да карамастан, игенчеләр срокларга сыеша алдылар. Игеннәрне урып-җыю чорында комбайнчыларга, машина йөртүчеләргә һәм механизаторларга көч-куәт биреп торган мәдәният хезмәткәрләре аларга бу эштә нык булышты.

 

 

  Алексеевск  муниципаль районының мәгариф системасында 24 мәктәп,  4  балаларга өстәмә белем бирү  һәм бер  урта махсус белем  бирү учреждениесе исәпләнә. Алексеевск муниципаль  районында мәгариф оешмаларын яңа уку елына әзерләү,  белем бирү учреждениеләрендә  гомуми белем бирү программаларын уңышлы гамәлгә ашыруга,  балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән  шартлар тудыру мәсьәләсен тиз арада хәл итү максатында яңа 2018/2019 уку елында мәгариф оешмаларының әзерлеген кабул итү өчен район комиссиясе булдырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International