Сер түгел, күп кенә эш бирүчеләр пенсия алды яшендәге гражданинны эшкә урнаштыруга каршылык күрсәтәләр. Ләкин Россия законнары буенча гражданинның пенсия алды яшенә җитүе хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шулай ук эшкә алганда чикләүләр кую өчен сәбәп булып тора алмый.
Эшкә алу буенча таләпләр бердәм булып тора, ягъни пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә кабул итү башка хезмәтчәннәрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылып тормый. Хәтта Россия Федерациясенең хезмәт кодексы тарафыннан хезмәт килешүен төзү өчен дә чик яшь законда билгеләнмәгән.
Пенсия алды яшендә гражданинның үтенечен хезмәт килешүен төзүдә эшлекле сыйфатлары буенча гына кире кагарга була. Пенсия алды яшенә җитү кире кагу өчен сәбәп булып тора алмый.
Хезмәт килешүе төзүдән баш тарткан эш бирүче, моның сәбәбен аңлатуны язмача сорап мөрәҗәгать булганда, ул эшкә кешенең ни сәбәпле алынмавына аңлатманы җиде эш көне эчендә язмача бирергә тиеш.
Закон таләпләре арасында берьюлы ике эштә эшләүне тыю юк. Берьюлы ике эштә эшләүче пенсия алды яшендәге хезмәтчәннәрнең, гадәти эшчеләрнеке кебек үк, шул ук гарантияләргә һәм компенсацияләргә хокуклары бар. Мәсәлән, аларга ел саен түләүле отпуск ялы, хастаханә кәгазьләренә түләү һәм эштән киткәндә файдаланылмаган отпуск ялы өчен компенсация тиеш һ.б.лар.
Законда пенсия алды яшендәге хезмәтчәннәрнең хезмәт шартларына һәм эш режимына махсус таләпләр куелмаган. Шулай ук хезмәтчәннәргә, нинди яшьтә булуларына карамастан, ел саен төп һәм өстәмә түләүле отпуск яллары бирүнең бердәм тәртибе билгеләнгән.
Хезмәтчәннәрнең, шул исәптән пенсия яшендәгеләрнең хокуклары хезмәт турындагы законда беркетелгән гарантияләр белән тәэмин ителгән.
Андый гарантияләргә түбәндәгеләр керә: эшченең теләсә кайсы вакытта үз теләге белән, бернинди сәбәпсез хезмәт килешүен өзү хокукы, эшчене эш бирүченең инициативасы белән законда билгеләнгән очракларда һәм сәбәпләр буенча эштән азат итү мөмкинлеге.
Эшченең, пенсия алды яшендәгеләренең дә, хезмәт хокукларын бозуы өчен административ җаваплылык каралган.