Татарстан Республикасы Алексеевск районы территориаль сайлау комиссиясе 2018 елның 29 августыннан 4 сентябренә кадәр һәм 668, 676, 690, 706 нчы участок сайлау комиссияләре 2018 елның 5 сентябреннән 8 сентябренә кадәр көн саен гаризаларны карыйлар һәм игътибарга алырлык сәбәпләр (отпуск, командировка, уку һәм хезмәт эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм иҗтимагый вазыйфаларны үтәү, сәламәтлек һәм башка сәбәпләр - Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре турында”гы 67-ФЗ санлы Федераль законның 65 маддәсе) буенча Алексеевск муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнары депутатларын сайлаучылар исемлегенә каертелгән сайлау участогында өстәмә сайлауларда тавыш бирүдә катнаша алмаган сайлаучыларның срогыннан элек тавыш бирүен үткәрәләр.
Сайлау комиссияләре эш көннәрендә кичке 4 тән 8 гә кадәр, бәйрәм (30 август) һәм ял көннәрендә (шимбә, якшәмбе) иртәнге 8 дән көндезге 2 гә кадәр эшлиләр.
Сайлау комиссияләренең адреслары:
Территориаль сайлау комиссиясе – Совет мәйданы, 6 нчы йорт (авыл хуҗалыгы идарәсе бинасы);
668 нче участок сайлау комиссиясе - Алексеевск ш.т.б., Гагарин урамы, 20 нче йорт (3 нче Алексеевск урта мәктәбе бинасы).
676 нчы участок сайлау комиссиясе - Зур Полянка авылы, Үзәк урамы, 18 нче йорт (авыл мәдәният йорты бинасы);
690 нчы участок сайлау комиссиясе - Кыркүл авылы, Үзәк урамы, 36 нчы йорт (авыл мәдәният йорты бинасы);
706 нчы участок сайлау комиссиясе - Ромодан авылы, Молодежная урамы, 15а йорт (авыл клубы бинасы);